Бу көнне без тормышны югалтуның ачы күз яшьләреннән, җимерелүдән һәм даими куркыныч тойгыдан азат итеп билгеләп үтәбез. 22 сентябрь көнне Әбде авылы китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Тынычлык күгәрчене» акциясе үткәрелде. Күгәрчен — тынычлык, сугыш, көчләү, борчылу һәм күз яшьләренә каршы көрәш символы. Бу кош элек-электән яхшы хәбәрләр һәм өмет белән ассоциацияләнә. Бөек Ватан сугышы елларында күгәрчен почтасы гаскәрләрдә мөһим хәбәрләр тапшыру өчен киң кулланыла, бу исә әлеге кошларның Җиңү эшенә керткән өлешен ассызыклый.
Яшь буынның мондый мөһим вакыйгаларда катнашуы Ватанга, аның тарихи үткәненә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыра һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли. «Тынычлык күгәрчене» акциясе балаларга тынычлык турындагы фикерләрен белдерү мөмкинлеге генә түгел, ә җәмгыятебездә тынычлык һәм татулыкны саклауның мөһимлеген искә төшерү мөмкинлеге дә булды. Мондый чаралар яшьләрдә үз иленең һәм бөтен кешелекнең киләчәге өчен җаваплылык тойгысын үстерүгә ярдәм итә, аларның актив гражданнар булып формалашуына һәм тынычлыкны саклауга омтылуына этәргеч бирә.
Халыкара тынычлык көне — халыклар арасында үзара аңлашу, төрле этник, дини һәм мәдәни гореф-гадәтләрне хөрмәт итү бәйрәме. 20 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Тынычлык булсын, килер көннәрдә, иминлек булсын бөтен җирдә дә!» дип исемләнгән тынычлык дәресе үткәрелде.
21 сентябрь көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар һәм яшьләр белән “Без СПИДка каршы” дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Хәзерге вакытта СПИД авыруы турында мәгълүмат бик күп, ләкин яшьләр белән бу теманы даими рәвештә күтәреп тору мөһим. Чара барышында катнашучылар саклык чараларын искә төшерделәр, үз сәламәтлегең турында кайгыртуның һәм аны саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар. Әңгәмә яшьләрнең СПИД проблемасы турында белемнәрен арттыру һәм профилактика чараларының әһәмиятен аңлату максатын күздә тотты.
Чарада катнашучылар коррупциянең килеп чыгу сәбәпләре белән таныштылар, бу күренешкә каршы көрәш өчен хөкүмәт тарафыннан күрелә торган чаралар турында белделәр һәм бу мәсьәлә буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар. Әңгәмә барышында катнашучыларга коррупциягә каршы көрәш турында белешмәләр таратылды. Шулай ук китапханәдә «Коррупциягә каршы көрәш» исемле китап күргәзмәсе куелды, анда әлеге мөһим темага кагылышлы китаплар тәкъдим ителде. Чараның максаты – җәмгыятьтә коррупциягә каршы аңлату эшен алып бару һәм кешеләрне бу проблемага игътибар итәргә чакыру.
2025 елның 23 сентябрендә Теләче районының МБГУ «Югары Кибәхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе»ендә «Мототранспорт техникасы» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Анда ТРның Теләче районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженеры-инспекторы Баев Ильфар Робертович тарафыннан квадроцикллар, кар чаналары белән идарә иткән вакытта юл һәлакәтләренә китерергә мөмкинлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралар турында дәрес үткәрде. Әңгәмә барышында квадроциклларны куллану өчен аларны теркәү, йөртү таныклыгына укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында мондый төр техникалар катнашындагы һәлакәтләр статистикасы турында сүз барды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
Теләче районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге бүлегенең эш графигы нигезендә, агымдагы елның 19 сентябрендә «Нәүрүз» кооперативында җитештерү бинасында төягечне техник торышын тикшерү уздырылды. Әлеге чараның максаты машинаның техник торышын тикшерү һәм аларны то актында техниканың факттагы торышына теркәү иде. Машина йөртүченең эшкә рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгы булувын, шулай ук куркынычсызлык техникасын үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерелгән төягечкә ТО узу турында таныклык бирелде.
Ел саен 21 сентябрь - Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә, бу дата миллионлаган кешеләрне тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга мәҗбүр итә. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә “Тынычлык булсын килер көннәрдә!” дип исемләнгән тынычлык дәресе үткәрелде.
Чарада катнашучылар китаплар өчен матур һәм ачык кыстыргычлар ясадылар. Бу кыстыргычларны мөстәкыйль рәвештә дә, бүләк сыйфатында да кулланырга мөмкин. Ахырдан яшь осталар үзләренең яраткан китапларын бизәү өчен үз эшләнмәләрен өйләренә алып кайтып киттеләр. Әлеге мастер-класс балаларда китапларга мәхәббәтне үстерергә ярдәм итә, матур кыстыргычлар тудыра. Алар укуны уңайлырак һәм күңеллерәк итеп кенә калмый, бәлки балаларда үзләренең иҗади идеяләрен дә белдерергә өйрәтә.
Чара халыкта, аерым алганда яшьләрдә коррупцияне кеше хокукларын һәм ирекләрен бозуның бер төре буларак аңлауны формалаштыруга юнәлдерелгән иде, шулай ук хокукый тәртип һәм гаделлек мәсьәләләре буенча агарту эшләре алып барылды. Чараның төп танып белү максатлары яшьләрдә коррупция күренешләрен чикләүгә карашларны мөстәкыйль билгеләү күнекмәләрен формалаштыруны һәм төрле тормыш ситуацияләрендә гадел эш итә белүне үстерүне үз эченә алды. Мәдәният хезмәткәрләренең тәрбияви бурычлары яшьләрдә гаделлек хисе һәм башка кешеләргә ышаныч тәрбияләүдән гыйбарәт иде. Чара барышында коррупциягә каршы көрәш белән бәйле актуаль мәсьәләләр һәм коррупция куркынычы шартларында гражданнарның хокукларын яклау ысуллары турында фикер алыштылар.
Чарада катнашучылар әдәби викторина сорауларына, яраткан геройлары турындагы табышмакларга җавап биреп, үзләренең яраткан әдәби әсәрләрен белүләрен күрсәттеләр. Шулай ук чарада «Геройны әйт», «Мин бу әкиятне беләм!», «Исемеңне тулыландыр» кебек конкурсларда актив катнаштылар. Уеннар күңелле һәм кызыклы узды, катнашучылар арасында дуслык һәм бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде. Мондый чаралар китапка мәхәббәтне арттыруда, әдәбиятка кызыксыну уятуда һәм яшь буынны укырга өндәүдә мөһим роль уйный.