Җылы бәйрәм безгә, өлкәннәргә, балаларыбызның тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге өчен зур җаваплылык турында искә төшерә. Үсеп килүче буынны саклап, без Россиянең имин киләчәген төзибез! Балаларыбызга бүләк иткән игътибар, мәхәббәт һәм кайгырту илебез өчен һичшиксез уңышларга һәм казанышларга әвереләчәк.
2 июньдә Кукмара шәһәрендә "Алга" командасы 2010-2011 елларда туган егетләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабында беренче уенын уйнады. Безнең егетләр Питрәчнең беренче уенын 4:2 исәбе белән, Кукмара белән икенче уенын 6:2 исәбе белән җиңде. Команда составы: Ибраһимов Илназ, Абдуллин Самир, Әхмәтвалиев Адель, Зәкиев Илмир,Мортазин Камил, Мөхәмәтшин Ралиф, Сәләхов Илсаф, Мөликов Данияр, Хәбибрахманов Азат. Команда җитәкчесе Хәбиров Р. Г.
Анда Теләче урта мәктәбе (116,904 кг), Баландыш төп мәктәбе (4,5 кг), Сауш төп мәктәбе (5,414 кг), Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе (5,689 кг) , Шәдке урта мәктәбе (15 кг), Иске Җөри балалар бакчасы (10 кг), Алан урта мәктәбе (6,3 кг), 1 нче номерлы Теләче балалар бакчасы (31 кг), 2 нче номерлы Теләче балалар бакчасы (47, 08 кг) актив катнаштылар.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 11 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Бәйрәм "Сабантуйга барабыз" дигән шигыре һәм җыры белән ачылды. Балалар татар халык уеннары белән таныштылар: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү , балык тоту . Барлык уеннар да дәртле музыка белән үрелеп барды. Балаларны бүләкләр, күңелле уеннарда һәм эстафеталарда катнашу сөендерде. "Сабантуй" бәйрәме татар биюе белән тәмамланды. Шәп, кызык, ялкынлы иде!
Әлеге көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Бәйрәм уңаеннан, 28 май көнне Айдар авылы китапханәсендә «Китапларга багышланган гомер» дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Чарага озак еллар китапханәче булып хезмәт иткән, тирән эз калдырган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган мөхтәрәм шәхесләр Фәния Сафина, Юлия Федорова, Миннегөл Зинатуллина һәм Субаш авылы китапханәчесе Лидия Петрова чакырылды. Очрашу кунаклары үзләре эшләгән еллардагы истәлекле вакыйгалар белән уртаклаштылар. Кичә бәйрәм белән котлап, хәлләр белешеп, эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, аларның киңәшләрен тыңлап дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре аларны китапханәдәге үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырдылар. Шулай ук язучылар, яңа әсәрләр турында фикер алыштылар. Өлкәннәребез китапханә, клуб эшләре белән интернет челтәре аша да танышып баралар, эшләребезгә уңай бәя бирделәр. Хезмәтегез, гасырлар дәвамында тупланган киңәшләрегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле остазларыбыз!
29 май көнне Теләче муниципаль районы АҖ «Алан» хуҗалыгында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Әзерлекне тикшерүдә, Үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.
Үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.
Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук, аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.
Китапханәләр кешеләрне белем, әдәби сәнгать, тарих, мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап - китапханәнең нигезе. Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар китапханәчеләр. Китапханәләр көне уңаеннан 28 май көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә «Китап шәһәрчегенә сәяхәт» дип исемләнгән ачык ишекләр көне үткәрелде. Чарада «Җәүһәр» фольклор коллективы һәм башка олы яшьтәге китап укучылар катнаштылар. Алар яраткан авторларының китапларын барладылар, китапханә һәм аның тарихы белән таныштылар.
Бүген коррупциягә каршы көрәш, профилактик чаралар - зур һәм мөһим проблемалар булып торалар. 28 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Балалар коррупциягә каршы» дип исемләнгән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында «коррупция», «ришвәтчелек» төшенчәләре аңлатылды, тормыштан мисаллар китерелде. Мондый чаралар яшь буында коррупция проблемасын һәм аның нәтиҗәләрен аңлауны формалаштыруда зур роль уйный, шулай ук балаларны җәмгыятьтә намуслы һәм гадел булырга кирәклеген өнди.
Әлеге акция өчен махсус буклетлар ясалды. Акция кысаларында укучыларга китапханәгә чакырып һәм китапханәдә булган әдәбиятны рекламалап, буклетлар таратылды. Бу чара укучыларны китапханәгә җәлеп итүгә, китапларны һәм китапханә хезмәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.