11 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында фетрдан китап кыстыргычлары ясау буенча «Китап дуслары» исемле мастер-класс узды. Китап дөньясы никадәр мавыктыргыч булса да, әсәрне башыннан азагына кадәр берьюлы укып бетерү һәрвакыт мөмкин түгел. Көтмәгәндә телефон шалтыравы яки кунаклар килүе еш кына укуны иң кызыклы урынында туктатырга мәҗбүр итә. Мондый очракларда китап кыстыргычлары ярдәмгә килә. Фетр — уникаль тукыма, чөнки аның кырыйлары сүтелми. Фетрдан ясалган эшләнмәләр җиңел һәм кызыклы, аларга битараф калу мөмкин түгел. Мастер-классның максаты — катнашучыларның үз куллары белән фетрдан матур китап кыстыргычлары ясау, иҗади белем алуда яңа тәҗрибә туплау һәм китапханәдә файдалы вакыт үткәрү. Бу чара катнашучыларга иҗади сәләтләрен үстерергә һәм китап укуга кызыксынуны арттырырга ярдәм итте.