Китапханәләр көне - китап укуга катнашы булган һәркемнең бәйрәме. Әлеге көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм дә булып тора. Бүген компьютерлар, телевизорлар һәм чиксез күп күңел ачулар гасырында баланы мавыктыру бик җиңел. Әмма балачактагы иң җылы хатирәләр нәкъ менә сабыйның әти-әниләре белән вакыт үткәрүе булачак. Бу бәйрәм көне уңаеннан Субаш авылы китапханәсе китап укучы гаиләләр белән «Гаилә укулары» акциясенә кушылды.
Чара барышында катнашучылар «коррупция» сүзенең мәгънәсен, аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белделәр. Чарада катнашучылар коррупция темасына сорауларга җавап бирделәр, «Ришвәт нәрсә ул? һәм «Ришвәт бүләктән нәрсә белән аерыла?». Мәктәп укучылары белән барлык илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган бу катлаулы күренеш турында, коррупция Дәүләт төзелешен какшата һәм теләсә кайсы илнең, хәтта иң алга киткән илнең дә икътисадый үсешен туктата икәнлеген сөйләштеләр. Балалар хөкүмәтнең аңа каршы көрәш буенча нинди чаралар күрелүен, яшь буынның коррупциягә каршы көрәштә ничек ярдәм итә алуын белделәр, китаплардагы геройларда коррупция гамәлләре мисалларын китерделәр, «Коррупциягә каршы тору турында» Россия Федерациясе законы мәкаләсен укыдылар һәм әлеге хокук бозулар өчен затларның нинди җаваплылык тотуын белделәр. Чара ахырында балалар намус белән яшәргә һәм законнарны үтәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары, үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар.
Шушы максат белән, Баландыш авылы китапханәсе «Кояшкай» балалар бакчасына йөрүче балалар белән берлектә милли бәйрәм – Сабантуйга бирнә җыю оештырылды.
Бу китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме генә түгел, бу китап укуны яраткан һәркемнең бәйрәме. Китапханәләр көне кысаларында Шәтке авылы китапханәсендә «Китапханә иленә сәяхәт» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы, китапның әһәмияте һәм китапханәнең бүгенге дөньядагы роле турында сөйләде. Шулай ук китапның төзелеше белән таныштырылды, балалар тышлыкның ни өчен кирәклеген, беренче битнең ничек аталуын, баш биттән нәрсә белергә мөмкинлеген, сүзлекләр, энциклопедияләр турында белделәр.
Патриотизм рухы белән сугарылган бу көнне мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре, «Алдынгылар хәрәкәте» нең яшь активистлары белән бергә, Дан аллеясында урнашкан «Бөтен буын чик сакчылары» монументын карап, геройларны искә алдылар. Чик буе хезмәтенең кырыс мәктәбен үткән якташлары белән җылы очрашу балалар өчен батырлык һәм Ватанга тугрылык дәресе булды.
Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте. Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркем балалары Сабантуй аладыннан уздырыла торган, “Бирнә җыю” йоласы белән якыннан таныштылар: алар бакча тирәсендәге йортларда яшәүчеләрдән, бәйрәмгә бүләк җыйдылар.Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр балаларны татар халкының милли йолалары белән таныштыруга зур игьтибар бирәләр, шул йолаларны көнкүрештә кулланнырга да өйрәтәләр. Балачактагы хәтер гомер буена саклана диләр.
Чарада катнашучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тикшерделәр, сорауларга җавап бирделәр. «Китапханәләр һәм китапханәчеләр» бүлегендә катнашучылар кешелекнең беренче китапханәләренең барлыкка килү тарихы һәм китапханәләрнең бүгенге торышы турында фикер алыштылар. «Китаплар төрле була» бүлегендә – китап төрләре һәм аларның басмалары турындагы сорау - җавап биремен үтәделәр. «Таныш һәм ят кешеләр», «Язучылар һәм аларның геройлары» бүлегендә уенчылар танылган язучыларны, әсәрләрне һәм әдәби геройларны искә алдылар. Уен китапның төп өлешләре турында сөйләшкән «Китаплар төзелеше» бүлеге белән тәмамланды.
26 май көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Бөтенроссия китапханәләр көненә багышлап, Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары белән берлектә #СилаКниги акциясе кысаларында «Китап алам кулыма» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар белән татар халык әкияте «Таңбатыр» искә төшерелде. Укучылар үзләре дә хәзерге вакытта яратып укыган әкиятләре белән уртаклаштылар. Әлеге акциянең төп максаты - китап укучылар санын арттыру, китапка мәхәббәт тәрбияләү. Ахырдан укучылар җәйге каникул чорында уку өчен үзләренә ошаган китапларны өйләренә яздырып алдылар.
Әдәби батл - ул иң актив һәм талантлы яшь укучылар ярышы. Викторина төрле биремнәрне үз эченә ала: китапларның сюжеты турындагы сораулардан алып персонажлар турындагы табышмакларга кадәр. Әдәбият белемендә 2 команда көч сынашты. Чара барышында катнашучылар яшүсмерләр арасында иң популяр булган китаплар турында мәгълүмат алдылар, шулай ук үз җаваплары турында актив фикер алыштылар һәм укыган әсәрләре турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мондый чаралар укуны популярлаштыруга гына түгел, яшьләр арасында әдәбиятка кызыксынуны үстерергә дә ярдәм итә.
Һәр чыганакның үз тарихы һәм үз характеры. Безнең ата-бабаларыбыз елга-күлләр буенда авыллар төзегәннәр, чөнки су булган җирдә тормыш кайный. Чишмәләр - чисталык һәм сафлык символы. Олы Мәтәскә авылы да бик матур һәм чишмәләргә бай. Аның тирәсендәге кырлар һәм көтүлекләр, ә чишмәләрне санап бетерерлек түгел! Кая гына барсаң да, аларның чылтыраган тавышларын ишетәсең. Чишмәләрне тәртипкә китерү максатыннан, 25 май көнне авыл мәдәният хезмәткәрләре «Табигатькә ярдәм итик!» дип исемләнгән акция үткәрделәр. Акциядә клуб берләшмәләренә йөрүче укучылар катнашты. Алар чишмәләр тирәсен чистарттылар һәм чәчәкләр утырттылар.