5 октябрьда Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә.

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Укытучы һөнәре һәр кешенең күңелендә тирән эзләр калдыра, чөнки һәркемнең беренче укытучысы, яраткан фәненең серләренә төшендерүчесе бар. Мәктәп еллары хатирәләре һәрвакыт күңелдә саклана, бу көнне яраткан укытучыларны котлау традициягә әйләнде.                                                                       10 октябрь көнне Айдар авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә Айдар башлангыч белем бирү мәктәбендә белем биргән укытучыларга «Гомер буе безне укытучы фатихасы бара озатып» дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Кичә барышында күп еллар белем биргән укытучылар үз укучыларының уңышларын күрү һәм аларның рәхмәтләрен ишетүнең күңелгә рәхәтлек бирүе турында сөйләделәр.
Шулай ук, «Сезнең кулда милләт киләчәге, Остазлар!» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү оештырылды. Күргәзмәдә укытучылар һәм укытучы хезмәте турында мәгълүмәт урын алды, бу исә укытучыларның хезмәтен һәм аларның җәмгыятьтәге ролен бәяләүгә ярдәм итте. Бу чара укытучыларга рәхмәт белдерү һәм аларның хезмәтен хөрмәтләү өчен зур мөмкинлек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International