11 октябрь көнне Иске Җөри балалар бакчасында китапханәчеләр мәшһүр татар шагыйре Җәүдәт Дәрзаманның 80 яшь тулу уңаеннан әдәби сәгать үткәрделәр. Җәүдәт Дәрзаман - иң танылган балалар язучыларының берсе. Аның иҗаты балалар өчен язылган кызыклы шигырьләр, мавыктыргыч әкиятләр, поэмалар һәм повестьлардан гыйбарәт. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр. Китапханәчеләр авторның кайбер әсәрләрен укып, балаларны поэзия дөньясына алып керделәр. Бу чара балаларда әдәбиятка кызыксыну уяту һәм татар мәдәнияте белән таныштыру өчен бик мөһим булды.