8 ноябрь көнне Теләче урта мәктәбенең спортзалында район укучылар командалары арасында “КЭС- БАСКЕТ” ярышлары булып үтте. Аның максаты – районда баскетбол уенын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Безнең мәктәпнең егетләр командасы да әлеге чарада уңышлы чыгыш ясады.
Башлангыч сыйныф укучылары өчен күренекле прозаик Дмитрий Наркисович Мамин-Сибирякның 170 еллыгы уңаеннан «Мир добрых сказок Мамина – Сибиряка» квест уены үткәрелде. Балалар язучының әкиятләре буенча сәяхәткә чыктылар һәм иң игътибарлы укучыны таптылар. Уен мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды. Язучының әкият геройларына гашыйк булмаска мөмкин түгел, алар яхшы холыклы, эш сөючән, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел. Бу чарага «Добрые книги доброго человека» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде, анда "Аленушкины сказки", "Зимовье на студеной", "Приемыш" һ.б. күренекле китаплар урын алды. Балалар кайбер әсәрләрнең язу тарихы белән таныштылар, аннары "Соры муен" әкиятен тыңладылар, викторина сорауларына җавап таптылар.
8 ноябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә “Үлемсез әдәби полк” проекты кысаларында Татарстан Язучылар берлегеннән килгән язучылар катнашында очрашу булып узды.
МБМБУ- Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы проекты II Бөтенроссия тарихи-мәдәни мохитне, Россия Федерациясе халыклары телләрен саклау конкурсында җиңүче исеменә лаек булды. Балалар бакчасы коллективын әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!
Балачак – кеше гомеренең иң матур, иң күңелле чоры. Шушы күңелле чорны балалар бакчасы тагын да тулыландыра, балага киләчәк тормышында үз урынын табарга этәргеч бирә. Без Шәдке балалар бакчасының тәрбиячеләре, балалар белән рәсем ясауга зур игьтибар бирәбез. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтен чагылдыра.
Шәтке авылы мәдәният йорты сәхнәсендә соңгы елларда эшләнгән уңышлы иҗат җимешләрен санап китсәң, шактый зур урын алыр иде. Артистларга кытлык булмаганлыктан, театр коллективы гел яхшы формада һәм үсештә. Һичшиксез, ул киләчәктә дә авылдашларын үзенең иҗаты белән сөендереп торачак. Эш көннәрендә – эштән соң, ял көннәрендә – гаиләләреннән аерылып репетицияләргә килгән, шәхси вакытларын сарыф иткән артистлар – күңелләренә иҗат чаткысы балачактан салынган кешеләр. Һәр яңа спектакль – өр-яңа тормыш кебек, һәм шушы ике-өч сәгать гомерне тамашачы күңелендә калырлык итеп яшәргә кирәк. Рольләрне өйрәнү, аны тормышчан итеп уйнау – бик зур хезмәт, әлбәттә.
1 ноябрь көнне Айдар авылы китапханәсе көзге каникулларда балаларны могҗизалы китап дөньясына чакырды. Китапка сакчыл мөнәсәбәт, уку белән кызыксыну тәрбияләү максатында төрле сыйныф укучылары катнашында «Яңа китап дөньясына сәяхәт» дигән мәгълүмат көне үткәрелде. Укучылар төрле язучылар белән таныштылар, аларның шигырьләрен,әкиятләрен кычкырып укыдылар, үзләренә ошаган китапларны өйгә укырга алдылар, ә китапханәгә язылмаучылар аның укучылары булдылар.Чара азагында китапханәче: «Тәкъдим ителгән яңа китаплар күңелләрегездә китапка карата кызыксыну, сакчыл караш, яхшы укучы булуыгыз белән горурлану хисләре уятсын иде, китапның якын дусты булыгыз, аны яратыгыз һәм кадерләгез!»-дигән теләкләрен җиткерде.
Әгәр кешеләр якын киләчәктә табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәнмәсә, алар үзләрен һәлак итәчәк. Моны булдырмау өчен юбалаларда экологик культура һәм җаваплылык тәрбияләргә кирәк. Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы акциясе кысаларында, 3 ноябрьдә Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балаларга “Без планетабыз өчен җаваплы” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Алар чишмә тирәсен җыештырып, чүп-чардан арындырды һәм экологик проблемалар турында әңгәмәдә катнашты.
Игелеклелек акциясе кысаларында “2 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Милли киемдә - халык мирасы” дип исемләнгән әдәби сәяхәт уздырдылар. Милли костюм - ул гади кием генә түгел, ул халыкның мәдәнияте һәм тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм тормыш образлары. Балалар милли костюмнар белән таныштылар. Китапханәче һәр халыкның гаҗәеп костюмнары, һәр костюмның үзенчәлекләре, һәр детальнең никадәр озак һәм җентекләп бизәлүен сөйләде, әлеге теманы яктырткан китапларга күзәтү үткәрелде. Балалар төрле халыкларның әйтемнәрен, табышмакларын, мәкальләрен искә төшереп, әдәби биремнәрне үтәде.
Коррупциягә каршы көрәш акциясе кысаларында Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре коррупциягә каршы эшчәнлекнең хокукый, этик һәм әхлакый аспектларына багышланган «Коррупция как глобальная проблема современности» дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырдылар. Алар китап күргәзмәсе янында әңгәмәләр үткәрделәр, анда коррупция проблемасына багышланган китаплар, брошюралар тәкъдим ителде. Аннан соң балалар үз сүзләре белән коррупция нәрсә ул дигән сорауга җавап бирделәр. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре укучыларны бу төшенчәнең төгәл билгеләмәсе белән таныштырдылар.