3нче ноябрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары музыка җитәкчесе һәм тәрбиячеләре Ярмиева З.М., Гайнуллина М.В. белән берлектә “Халыклар бердәмлеге көне” исемле бәйрәм үткәрделәр. Балалар төрле халык милли киемнәренә киенеп, татар һәм рус телләрендә халыклар дуслыгына багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уеннар уйнадылар. Балалар янына кунакка рус һәм керәшен кызлары килде, алар милли киемнәрен, биюеләрен биеп күрсәттеләр, милли ризыклары белән дә сыйладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Олы Мишә урта мәктәбе укучылары ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очрашуда катнаштылар. Күпкырлы чара барышында Гүзәл Назыйфовна укучылар алдында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Юлда йөргәндә һәркемдә дә уткайтаргыч элементлар булырга тиешлеге турында искәртеп китте. Җәяүле йөрүче һәм машина йөртүче буларак юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп киттеләр. Шулай итеп, бүгенге көн бик нәтиҗәле һәм файдалы үтте, балалар вакытны бергәләп күңелле итеп үткәрделәр, инспектордан бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Ә инде соңыннан инспектор балаларга яктылык кайтыргыч элементлар тапшырды.
4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне, татулык һәм дуслык бәйрәме. Бәйрәм уңаеннан Олы Мишә урта мәктәбендә лагерьга йөрүче укучылар белән рәсемнәр конкурсы, әңгәмә үткәрелде; китап күргәзмәсе оештырылды.
Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү күпмилләтле халкыбызның тагын да ныграк берләшүенә этәргеч бирә.
Олы Мишә урта мәктәбендә технология укытучылары өчен «Укучыларны тормыш һәм һөнәри юнәлешкә әзерләү чарасы буларак технология дәресләрендә проект эшчәнлеге» темасына район семинары узды.
7 сыйныфта ачык дәресне "Йортны картиналар, декоратив-гамәли сәнгать предметлары, пәрдәләр, келәмнәр, җиһазлар, обойлар белән бизәү" темасы буенча Сәхәбиева Люция Заһит кызы үткәрде. Хезмәттәшләре өчен "Технология дәресләрендә Movavi видеоредакторын куллану" темасы буенча мастер-класс күрсәтте. Технология фәне буенча олимпиада уздыру тәртибе турында да фикер алыштылар.
Татар халкына, фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләрләрнең исемнәрен хәтердә калдыру максатыннан 1 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышлап “Әбиемнең серле сандыгы” дип исемләнгән әдәби-фольклор кичә үткәрделәр.
Бу мавыктыргыч эшчәнлек процессында кешенең күз күреме сизелерлек киңәя, ул бик күп кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы мәгълүмат ала. 31 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Библиофреш» — яңа китапларга библиографик күзәтү үтте. Күзәтү китапханәгә килгән яңа китаплар белән танышырга ярдәм итте. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар китапханәгә килүчеләрне сөендерде. Катнашучыларның һәрберсе үзенә ошаган китапны сайлый алды.
Самуил Яковлевич Маршак һәм аның иҗаты турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү максатыннан, Шармыш авылы китапханәчесе шагыйрь, драматург һәм тәрҗемәченең 135 еллыгы уңаеннан «В гости к Самуилу Яковлевичу Маршаку» дигән уен-сәяхәт уздырды. Чара барышында язучының биографиясе һәм иҗаты белән танышу булды. Аннары балалар С.Я. Маршак әкиятләре аша сәяхәткә чыктылар. Алар табышмаклар, язучының әсәрләренә буенчатөзелгән кроссвордлар чиштеләр. Аннары алар «Багаж», «Сказка о глупом мышонке» китапларын укыдылар, авторның яраткан шигырьләрен искә төшерделәр, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар.
Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр белән "Террорчылык - җәмгыятькә куркыныч" дигән темага әңгәмә уздырдылар. Әңгәмә барышында алар терроризмның нәрсә икәнен, аның төрлелеген, максатларын белделәр. Терроризм корбаннар китерә, ләкин ул беренче чиратта дәүләткә каршы. Соңгы елларда дөньяда кылынган террористик актлары санап үтелде. Мәдәният йорты җитәкчесе һәм китапханәче катнашучыларны теракт вакытында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныштырдылар. Аларны булдырмау чаралары турында сөйләделәр.
Халыклар бердәмлеге көненә багышланган әлеге чарада Теләче урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары катнашты. Бердәмлек көне ул – патриотизм һәм гражданлык хисләре рус халкына берләшергә һәм илне басып алучылардан якларга ярдәм иткән тарихый вакыйгаларга тирән хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән яңартылган бәйрәм. Китапханәче балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның илебез бәйсезлеге хакына эшләгән батырлыклары, бәйрәмнең традицияләре, аның Россия дәүләте өчен әһәмияте белән таныштырды. Укучыларга халкыбыз бердәмлегенең нигезе һәм милли бердәмлек башында кем торуы турында аңлатып үтелде. Балалар үзләре белән «Укучының мәдәни көндәлекләрен» дә алып килгәннәр иде, аларга тамгалар куелды. Ахырда халыклар бердәмлеге һәм дуслыгы турында мультфильм күрсәтелде.
2022 елның 1-2 ноябрь көннәрендә Кукмара шәһәр тибындагы поселогында өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның командасы 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты. Команданың составы: Абдуллин Самир, Хәбибрахманов Азат, Ибраһимов Илназ, Муликов Данияр, Бәйрәмов Таһир, Мөхәммәтшин Ралиф, Мараков Ислам, Сөнгатуллин Әмир, Әхмәтвәлиев Адель, Фатыйхов Руслан.
Уеннар нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 4 нче урынны алды.