Әлеге көн 2009 елдан бирле уза. Тормышта һәркем авыр хәлләргә юлыгырга, үзе генә хәл итә алмаслык проблемалар килеп туарга мөмкин. Ышаныч телефоны балалар һәм яшүсмерләрнең хокуклары бозылу очракларын ачыклауның нәтиҗәле юлы булып тора. Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә «Сезнең ярдәмчегез - ышаныч телефоны» дип исемләнгән темага әңгәмә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларны беренче ышаныч телефоны тарихы белән һәм ышаныч телефонының эш принциплары белән таныштырдылар.
Гаилә белән уку – әти-әниләр һәм балалар аралашуының иң шатлыклы мизгелләренең берсе һәм балага кечкенәдән үк әдәбиятка карата кызыксыну тәрбияләүнең иң яхшы ысулы. Баланың әти-әниләре белән китапханәгә килүе, алар бергәләп китап сайлавы, бергә укуы, фикер алышуы бик мөһим. Мондый аралашу үгет-нәсыйхәт сүзләренә караганда күбрәк тәрбияли. Гаиләне китап тирәсендә «дуслаштыру» - китапханәнең бурычы. Китап укырга яратучы гаиләләребез әлеге акциядә теләп катнаштылар.
15 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре гаилә традицияләрен саклап калган гаиләләрне котлап, «Минем гаиләм - минем шатлыгым» дип исемләнгән тематик очрашу үткәрделәр. Бәйрәм белән чын күңелдән котлап матур парларга мәхәббәт, игелек турында шигырьләр багышладылар, кечкенә бүләкләрен тапшырдылар.
Теләче муниципаль районы гомумбелем бирү мәктәпләренең «ФОРПОСТ» отрядлары 5-10 нче сыйныф укучылары арасында ефрейтор О.А.Кириллов истәлегенә оештырылган спартакиадада Баландыш төп мәктәбе укучылары I урын алдылар. Котлыйбыз!
Әлеге чара газета-журналлардагы кызыклы һәм файдалы мәгълүматларны укучыларга җиткерү, шулай ук яңа китаплар белән таныштыру максатыннан оештырылды.
16 май көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән «Әдәби калейдоскоп» интеллектуаль уены үткәрелде.
Газета-журналлар әйләнә-тирәдәге хәлләр турында мәгълүмат алып баралар, кызыклы вакыйгаларны, фактларны, кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр. Балалар журналы һәм газеталары үзләрендә уен һәм танып белү материалларын берләштерә, баланы уку дөньясына озата бара, үзен күрсәтергә, дуслар һәм фикердәшләр табарга мөмкинлек бирә.
Гаилә - кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Китаплы гаилә – бәхетле гаилә» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында китапханәче гаиләләрдә килеп чыга торган проблемалар һәм аларны чишү юлларын табу турында сөйләде. Шулай ук, З. Шәфигыйнең «Гаилә серләре» дигән китабына күзәтү ясады.
16 май көнне Балалар иҗат үзәге укучысы Котдусова Зәринә, методист Гәрәева Р.Р. җитәкчелегендә, "Серле каләм" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар. Зәринә "һөнәрләрнең төрлесе бар" номинациясендә 2 нче урынны алды. Без аны котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез.
16 май көнне Әбде авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Пароль их – «Родина», а лозунг их – «Победа» дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче балаларга Җиңүнең нинди авырлыклар белән яулануы, Брестны саклаучылар, Ленинград блокадасы, панфиловчыларның «Бер адым да артка чигенмә, безнең артта Мәскәү!» дигән анты турында сөйләде.