Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар гаиләнең һәр кеше тормышында иң мөһиме икәнлеген белделәр. Гаилә - ул якын һәм туган кешеләр: без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан кешеләр. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, җаваплылык, кайгырту һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез. Чара барышында катнашучылар гаилә турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, гаилә әгъзалары турындагы табышмакларны чиштеләр, викторинада катнаштылар. Шулай ук китапханәдә «Мин һәм минем гаиләм укый» китап күргәзмәсе оештырылды, анда бәхетле гаилә тормышының серләрен ачучы китаплар тәкъдим ителде.
Бу бәйрәм күңелләребезгә тагын да аклык, сафлык өсти. Гаилә - бәхет ачкычы, диләр. Чыннан да шулай, табигать тә бит һәр җан иясен парлы итеп яраткан. Гаилә кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә.
13 нче май көнне Баландыш авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында 8-11 нче сыйныф укучылары өчен «Әдәбият белгечләре» дип исемләнгән интеллектуаль чара узды. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Алар бик теләп «Уйлап җавап бир», «Шигыр сөючеләр», «Әкиятен таны», «Сүзләрне тап», «Шагыйрьләрне беләсеңме» һәм башка төрле биремнәрне үтәделәр. Чарада укучылар рус һәм чит ил авторларының яраткан китаплары буйлап сәяхәт иттеләр. Уен вакытында катнашучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен сынап карадылар.
Җиңүчеләрне ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. һәм «ТМР мәгариф бүлеге» мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А. Н бүләкләде
Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә-ул якын һәм туган, яраткан, кайгырткан, бәхет һәм яхшылык теләгән кешеләр. Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында барлык төркемнәрдә дә әлеге датага багышланган чаралар уздырылды. Көн дәвамында педагоглар балаларга гаиләнең мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләделәр.
Илебез өчен Бөек бәйрәм, Җиңү көне алдыннан Баландыш авылы мәдәният йортында «Язлар безгә Җиңү алып килде» дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. Бу чараны оештыруда Баландыш авылы китапханәчесе дә катнашты. Чара барышында авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Р. Ш. һәм мәктәп директоры Ю.Р. Хуҗин тантаналы чыгыш ясадылар. Тематик шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Сугышта һәлак булганнарның якты истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр һәм обелискка Ватаныбызны коткарган өчен гомерләрен биргән якташларыбыз истәлегенә дан таҗы салдылар.
Бу көннәрдә китапханәгә килгән һәркемгә георгий тасмасы тапшырылды. Георгий тасмасы - ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы. Китапханә укучылары әлеге патриотик акциягә бик теләп кушылдылар.
Аның максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе уңаеннан бәйрәм атмосферасын булдыру, Бөек Ватан сугышында һәлак булган ветераннарны искә алу. Иске Җөри авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап, «Җиңү тәрәзәләре» патриотик акциясендә катнашты һәм тәрәзәләрне Җиңүнең төп символлары белән бизәде. Акциядә катнашуыбыз белән без илебез өчен гомерләрен биргән геройларга һәм Җиңүне якынайтуда ярдәм иткән тыл хезмәтчәннәренә ихлас рәхмәт белдерәбез.
Гаилә – тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә – якын кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Җирдә бәхетле һәм тату гаилә – яңа тормышның башы, нәселнең дәвамы, традицияләрне саклау. Халыкара гаилә көне кысаларында Теләче үзәк китапханәсендә «Минем гаиләм – минем байлыгым» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук өй учагын ничек булдыру турында сөйләүче, гаилә белән уку өчен матур әдәбият тәкъдим ителде. Барлык тәкъдим ителгән китаплардан китапханә укучылары бик күп файдалы киңәшләр тапты.
Бу фаҗигале вакыйгалар бездән ераграк киткән саен, безнең тарихыбызны саклаган сәнгать әсәрләре кыйммәтлерәк урын алып тора. Истәлекле дата хөрмәтенә Казаклар авылы китапханәсендә «Китапларда солдат батырлыгы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмә укучыларга үз илләренең тарихын белү кирәклеген күрсәтүгә һәм җирдә тынычлык өчен көрәшкән кешеләргә рәхмәтләрен мәңгегә йөрәктә саклауга юнәлдерелгән.