Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры сюрпризлар көненә багышланды. Стадионда хәрәкәтле уйнап "Яшерелгән байлыкны тап" дигән сюрприз табу уены уйнадык. Кызлар һәм малайлар командасы бер - берсенә сюрприз - бүләкләр ясадыла. Соңыннан аларны яшереп "Эссе- салкын" уены уйнадылар.Бу көн сюрпризларга бай булды.
16 июнь көнне җәйге лагерьда иң көтеп алынган, якты һәм күңелле «индеецлар көне» узды. Бу көнне барысы да гадәти булмаган иде: отрядлар һинд кабиләләренә әйләнде. Нәсел юлбашчылары линейкада лагерьның баш юлбашчысына рапорт тапшырдылар. Ә алга таба һинд биюләре, индейцларның законнары һәм багышлау йолалары үткәрелде. Шунда ук «иң яхшы костюмлы кабилә» дигән фото-сессия булды.Менә шундый гадәти булмаган көн булды бүген лагерьда.
Бүген тәрбиячеләр Сабантуйның уеннарын балаларга уйнаттылар: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү. Балалар уеннарда бик теләп катнашты.
2022 елның 15 июнь көнендә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Мөхәмәтҗанова Нәсимә Самат кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәсимә апага Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсе тапшырылды. Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов Нәсимә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Олы Мишә урта мәктәбендә базасында эшләп килүче "Ак каен" лагеры "Сәламәтлек һәм спорт" темасына багышланды. Иртәнге аштан соң "Күңелле стартлар" үткәрелде. Балалар 2 командага бүленеп эстафета ярышында катнаштылар. "Баш,аяк һәм кул белән", "Парыңны тап", "Чиләк һәм шар белән йөгерү", "Тупны сикертеп бару" укучыларга аеруча ошады, һәр команда җиңү теләге белән янды. Эстафета ахырында иң җитез һәм иң төгәл укучылар билгеләнде.
12 июнь - Россия көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә авыл яшьләре һәм мәктәп яны лагере балалары белән “Россия - минем Ватаным” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Яшьләр һәм балалар Россия символларының төшенчәләрен искә төшерде, бәйрәмнең тарихы белән танышты. Чара ахырында барлык балаларга дәүләтнең төп символы - Россия флагы ясарга тәкъдим ителде.
Отмечается ежегодно с 1992 года в день принятия Декларации о государственном суверенитете РСФСР 12 июня 1990 года .10 июня работники культуры села Шадки провели патриотический урок "Родина моя - бескрайняя Россия". Библиотекарь рассказала детям о самом "молодом" государственном празднике в стране. Ребята узнали много нового и интересного об истории России, о быте, традициях и культуре народов России, о государственных символах нашей страны.
10 июнь көнне Балык Бистәсендә 2005-2006 елларда туган футболчылар командасы өстәмә белем бирү педагогы Нәҗметдинова И.К. җитәкчелегендә «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 4 турында катнашты.
12 июнь- Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шул рәвешле үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. Алан авылы китапханәсендә дә Россия көненә багышланган "Иркен минем туган илем" дигән мәгълүмат сәгате уздырдырылды. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру иде.
Бу көнне без Бөек Ватаныбыз өчен горурлык тудыру турында сөйлибез. Бу бәйрәм - милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы. Әлеге бәйрәм уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен рәсем ясау конкурсы оештырдылар. Балалар асфальтта үз рәсемнәрен ясадылар. Чара барышында китапханәче РФ һәм РТ флаглары турында сөйләде. Конкурсның төп максаты-балаларны халыкның бай мәдәни мирасына тарту, аның тормышы һәм көнкүреше, кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру булды. Бу чара Ватан өчен патриотизм, намуслылык һәм горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелде.