Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. 10 июнь көнне Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында да китапханә белән берлектә Россия көненә багышланган " Тарихлардан килгән хакыйкать" дигән темага телдән журнал уздырдырылды. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру.
Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагереның 14 нче көне. "Юлларда сак бул, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтә" девизы астында үткән бу көн төрле файдалы һәм мавыктыргыч чараларга бай булды. Юл билгеләре буенча викторина, рәсем конкурсы үткәрелде. Соңыннан велосипедта ярыш оештырылды.
Авыл читендә урнашкан мәйдан бу көнне авыл халкын, читтә яшәүче якташларны, шулай ук күрше авыллардан, районнардан хәтта Мәскәудән килгән кунакларны берләштерде. Сабантуй кичкә кадәр җыр, бию, гармун моңы, татар халкының милли уеннары белән үрелеп барды. Сабантуйның абсолют батыры булып – Максабаш авылы егете Гаязетдинов Рүзәл танылды.
13 июнь көнне Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәм – Сабан туе гөрләп узды. Икмәк булса, җыр да була диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуйның нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Бәйрәм авыл үзешчәннәре катнашында, театральләштерелгән күренеш белән башланып китте. Бәйрәмне оештыруда Казаклар авылы китапханәчесенең дә зур өлеше керде. Кайткан кунаклар, авыл халкы – барысы да Сабантуй мәйданына агылды. Мәйдан уртасында милли көрәш, күңелле уеннар, моңлы җырлар яңгырады. Халык рәхәтләнеп бәйрәм итте.
Без сезнең белән Россиядә яшибез. Нинди ул? Без аның турында нәрсә беләбез? Ватан турында сөйләп, без нәрсә белән горурлана алабыз? Россия нәрсә белән данлыклы? Әлеге һәм башка сораулар буенча сөйләшү булды, анда балаларга Россия Федерациясенең күпмилләтле дәүләт булуы, аның территориясендә 180 төрле милләтле халык һәм этник төркем яшәве турында сөйләнде. Катнашучылар Ватан турында шигырьләр һәм мәкальләрне искә төшерделәр, «Россия флагы төсләре» флешмобында катнаштылар.
10 июнь көнне, Россия көне алдыннан, Үзәк авыл китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Минем Россиям» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде. Балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Илебезнең рәсми символлары турында сөйләде. Алар Россия байрагы турында күп яңалыклар белделәр, аның төсләренең нәрсә аңлатуын ачыкладылар һәм аппликация ярдәмендә йөрәкләр ясадылар. Россия Дәүләт туграсы тарихы турында фикер алыштылар. Мультимедиа презентациясе аларга Ватаныбызның тарихына чумарга һәм аны данлаган бөек кешеләр турында белергә ярдәм итте. Чара барышында балалар мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр.
12 июнь көнне Олы Мәтәскә авылында халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларны, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәм - Сабантуйлар гөрләп узды. Татарча көрәш, авыш колгага менү, капчык сугышы, аркан тартыш һәм башка төрле уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Авылдашлар, кайткан кунаклар күңел күтәренкелеге белән таралыштылар.
Гамәли региональ тикшеренүләр проекты даими рәвештә Казан халкы өчен Татарстан буйлап экскурслар оештыра. Шул уңайдан Шармыш авылына тарихчы Марк Шишкин җитәкчелегендә Казан кунаклары килде. Экскурсия Святая Богородица чиркәвендә башланып китте. Кунакларга гыйбадәтханәнең тарихы сөйләнде, аннары архитектор П.Г. Пятницкийның кабере белән таныштырылды. Парк буйлап узганнан соң кунаклар китапханәдә булдылар, алар "Шармыш авылы тарихы" альбомы һәм «Всему начало здесь, в краю моем родном…». күргәзмәсе белән таныштылар. Очрашу Троица бәйрәмен искә алып, аның гореф-гадәтләре турында сөйләшү белән тәмамланды.
Россия көне – бөтен ил күләмендә билгеләп үтелүче һәм милли бердәмлек символы булган иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәреннән берсе. 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының I Съезды РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә. 9 июнь көнне, әлеге истәлекле дата уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен «Ватанымны шигырьләрдә данлыйк!» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Башта балалар Россия көне бәйрәменең килеп чыгу тарихын, аның һәркем өчен әһәмиятле икәнлеген белделәр. Соңыннан Туган ил, Россия турында рус классиклары әсәрләреннән шигырьләр укыдылар. Китапханәгә килүчеләр өчен «Русь, Россия, Туган илем!» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Чара ахырында балалар "Россия рәсем ясый" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Ул шул ук вакытта иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе — Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы — аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы вакыйга уңаеннан Баландыш авыл китапханәсе 10 нчы июнь көнне “Кояшкай" мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән "Россия - минем Ватаным!" дип аталган уен-дәрес үткәрде.