Ул Россия көненә багышланган. Чара гимн белән башланып китте. Балалар Россия көне турында видеофильм һәм Россиянең төрле регионнары турында мультфильм карадылар. Укучыларга викторина оештырылды, рус шагыйрьләренең Россиягә багышланган шигырьләрен укыдылар. Соңыннан Россия гербы һәм флагының пазлларын җыйдылар.
Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагереның 9 нчы көне. "Туган Җирем, Татарстан" дип аталган чара Татарстан гимны белән башланып китте. Алдан эзерләнгән берничә укучы туган җир турында шигырь сөйләде. Аннан соң, "Табышмакны дәвам ит" дигән уен уйнадылар. Көндезге ашны ашаганнан соң, туган авылның матур җирләренә экскурсия оештырылды.
Россия көне – ел саен 12 нче июньдә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Әлеге бәйрәм ирекне, дуслыкны һәм халыклар арасында татулыкны чагылдыра. Бу көнне суверенитет турында декларация кабул ителү бәйрәм ителә.Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән рәсем конкурсы ,викторина үткәрелде,китап күргәзмәсе оештырылды.
Олы Мишә мәктәбе укучылары Республика күләм узучы "Умницы и Умники" бәйгесендә зона турын узып, финал өлешендә югары күрсәткечләр белән район данын яклап кайттылар.
Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче " Ак каен" лагерының 10 нчы көне. Ул экологиягә багышлана. Балалар табигатьне саклау турында бик күп мәгълүмат тупладылар. "Бөҗәкләр тешләгәндә беренче ярдә " темасына багышланган әнгәмәдә үз белгәннәре белән уртаклаштылар,яңа мәгълүматлар алдылар.
9 июнь – дуслык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көнне без Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бергәләп кызыклы уеннар уйнап, җырлап-биеп, бер-беребезгә кулдан төрле бүләкләр бүләк итеп, бик күңелле үткәрдек.
Россия көне-ул азатлык, тынычлык һәм игелек бәйрәме. Шул уңайдан Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Кашапова А.Х. балигъ булмаганнар белән, социаль хезмәт алучылар арасында, «Минем адресым-Россия» мәгълүмат сәгате үткәрде.
Аның әсәрләре балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә үткәрелә торган бәйрәм чараларында еш башкарыла. 4 июнь көнне шагыйрәгә 75 яшь тулды. Э. Шәрифуллинаның юбилее уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә китапханәдә булган китаплары һәм газета-журналларда басылган мәкаләләре, шигырьләре урын алган" Иҗат канатларында” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә укучыларны шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты, шулай ук аның иң танылган балалар әсәрләре белән таныштыра. Аның нәфис шигырьләре йөрәкләрне җилкетергә, җаннарны сафландырырга, әллә нинди хыял дөньяларына алып китәргә сәләтле. Шул ук вакытта аның балалар өчен язылган самими шигырьләре дә һәм тормышның катлаулы якларын чагылдырган, зур мәсьәләләрне күтәргән әсәрләре дә күп.
Бу көнне балалар Петр I тормышы һәм эшчәнлеге, аның Россия дәүләтчелеге үсешенә керткән өлеше, рус флоты тарихы турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Балалар бик теләп табышмакларга, сорауларга җавап бирделәр, «Петр 1 1682-1725 елларда Россия» темасына презентация карадылар.
Аның тәрҗемәсе өчен әсәрләре күпме генә авыр булмасын, шагыйрь планетабызның барлык почмакларында да диярлек үз укучылары бар. Аның әкиятләре белән без әле укырга өйрәнмичә таныша башладык һәм күп әсәрләрен яттан беләбез.