Ул шул ук вакытта иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе — Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы — аның күпмилләтле халкы. Шушы вакыйга уңаеннан 8 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Россиянең дәүләт символлары" дигән темага танып-белү сәгате үткәрелде. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру. “Без Россиядә яшибез” исемле китап күргәзмәсе оешырылып, күзәтү ясалды. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк.
09 июнь көнне Мамадыш шәһәрендә Өстәмә белем бирү педагогы Хәбиров Р.Г. җитәкчелегендә 2009-2010 елларда туган футболчылар командасы «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 3 турында катнашты.
8 нче июнь көнне Олы Мишә мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагере узенең эшчәнлеген "Фантазерлар" көне дип билгеләде. Укучылар үзләренең фантазияләрен рәсемнәрендә күрсәтергә тырыштылар. "Минем хыялдагы мәктәп", "Ускәч мин кем булачакмын" кебек матур рәсемнәр ясадылар. "Менә мин нинди фантазер!" исеме астында рәсемнәре буенча әңгәмә үткәрелде. Ин яхшы фантазер Фатхуллин Рамиль булды.
22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне , дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. Шуны күздә тотып 21 июнь көнне Максабаш авылы һәйкәле янында мәдәният хезмәткәрләре «Хәтер шәмен яндыр» дип исемләнгән патриотик сәгать уткәрделәр, Боек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә шәмнәр кабыздылар. Соныннан бер минутлык тынлык белән сугыш каһарманнарын искә алынды.
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан илебездә “Хәтер шәме” Бөтенроссия акциясе уздырыла. Һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган һәйкәлләр янында шәмнәр кабызыла. Акциянең төп максаты – ватанпәрвәрлек, тарихи үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорларының фаҗигасен һәм каһарманлыкларын онытмау. Әлеге “Хәтер шәме” акциясенә Урта Мишә авыл мәдәният хезмәткәрләре дә балалар белән кушылдылар. Китапханәдә “Бала күзләрендә сугыш шәүләсе” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Шулай ук “Батырларыбызны онытмыйк. Илебез күге тыныч булсын!” исемле китап күргәзмәсе куелды.
22 июнь көнне Сауш мәдәният йортында стелла янында мәдәният йорты хезмәткәрләре «Хәтер шәме»акциясе үткәрделәр. Акция Мәңгелек ут обелискы янында башланды, аның янында хезмәткәрләр яшьләр белән бергә шәмнәр кабыздылар. Акцияне оештыручылар катнашучыларга бу акциянең Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган барлык ватандашларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү икәнлеген сөйләделәр. Һәр теләгән кеше шәм кабызып, безгә тыныч тормыш тәэмин иткән кешеләргә хөрмәт күрсәтеп, шәм кабызды.
2022 елның 20 июненнән алып 01 июленә кадәр кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк
Велосипедта йөрүнең сәламәтлеккә файдалы булуы һәркемгә билгеле, аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә үз итә. 18 июнь көнне Караширмә авылы хезмәткәрләре балалар арасында велосипед ярышы үткәрде. Ярышка килгән балаларның һәрберсе бик теләп катнашты. Җиңүчеләр дә, катнашучылар да бүләкләр белән кайтып киттеләр.
Ак халатлы шәфкать туташлары. Бүгенге тормышны алардан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Бүген, 19 июнь көнне, Караширмә авылы клубында шушы хөрмәткә лаеклы шәфкать туташлары белән очрашу булды. Алар үзләренең авыр хезмәтләре турында сөйләделәр. Алар алдында баш иябез
14июньдә Алан мәдәният йортында яшүсмерләр белән "Сәламәтлекне яшьтән сакла,наркотикларны читләтеп үт" дип исемләнгән әңгәмә булып узды.
Наркомания бүгенге көндә чын-чынлап бәлага әйләнде. Элек аны “көнбатыш чире” дип атасалар, хәзер бу афәт безгә дә килеп җитте. Наркомания колы булучыларның күпчелеге бу ялгыш юлга, “берни дә белмәгәнлектән” кереп китә.Соңгы вакытта мәктәп яшендәге балалар арасында наркотик матдәләр кулланучылар, “яфрак көйрәтү” белән мавыгучыларның артып китүе хафага салды.Үз-үзенә кул салып күпме талантлар, өметле яшьләребез hәлак була. Беркайчан да үлемне сайларга ашыкмыйк. Наркотикларга каршы бергәләп көрәшик!