ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2022 ел
шимбә

Җыелган кунаклар арасыннан дружина советы председателе дә сайладылар, пионер сборы үткәреп алдылар. Пионер девизлары, пионер антларын, пионер атрибутларын, шул чордагы шигырьләрне искә төшерделәр. Төрле елларда пионер булган укучыларның фотоларын карадылар, пионер җырларын җырладылар. Алар әле хәзер дә хәтерлиләр ул җырларны. Чарада катнашучылар элек походларга йөрүләрен искә төшерде, учак ягуларын сөйләделәр.  Китапханәдә пионерия тарихына багышланган күргәзмә эшләп куелды.

2022нче елның 19 май көнне  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы,  «Татарстан Республикасы комсомол ветераннары берләшмәсе»  төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пионериянең                  100 еллык юбилеена багышланган, пионерлар хәрәкәте ветераннарын чакырып, республика күләмендә зур җыен уздырды.   Чара « Россия-минем тарихым»  тарихи паркы базасында узды. Әлеге тарихи вакыйгада  балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова Зөлфия Шамил кызы, балалар иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча методист Закирова Сәйдә Рәшит кызы, Үзәк урта мәктәбенең педагог-оештыручысы һәм район балалар иҗтимагый оешмалары берлеге активисты Давлетшина Мәрьям (Олы Мәтәскә урта мәктәбе) катнаштылар.

Әлеге уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре клуб берләшмәләренә йөрүче укучылар белән Максабаш мәдәният йортында урнашкан 40 елдан артык гомеренен театр сәнгатенә багышлаган мәрхүм якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, КГАУ ның “Тургай” студентлар халык театрының элеккегеге җитәкчесе һәм режиссеры- Роберт Галиев истәлегенә оешкан музеенда экскурсиядә булдылар.

Һәр кешенең тормышында иң мөһиме – гаилә! Ул – әти-әни йорты, анда безне якын һәм кадерле кешеләребез һәрвакыт көтә, аңлый. Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. 

Халыкара гаилә көне уңаеннан, 17 май көнне Айдар авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре күп балалы яшь, китап укучы гаиләләрне өйләренә барып бәйрәм белән котладылар. Очрашу барышында китапханәче бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Танылган кешеләрнең гаилә турында канатлы сүзләре, мәкальләр һәм әйтемнәр язылган белешмәлекләр, открыткалар, бүләкләр тапшырылды. Китапханәдә "Гаилә учагында китап җылысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Шушы вакыйга уңаеннан Сауш авыл китапханәсендә "Пионер - барлык балаларга үрнәк" дип исемләнгән күргәзмә - күзәтү оештырылды. Күргәзмә янында балалар белән герой-пионерлар турында, әңгәмәләр һәм күзәтүләр үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән пионерлар атрибутлары һәм символлары белән таныштылар.

Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен – журналистларны, мөхәррирләрне, нәшер итүчеләрне, полиграфия сәнәгате хезмәткәрләрен, басма таратучыларны берләштерә. Шәтке авылы китапханәсендә 19 майдан “Вакытлы матбугат” дип исемләнгән экспресс -  күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмәдә республикабызда басыла торган журналлар куелды. Теләгән һәркем бу журналларны алып укый ала.

Максаты: газета-журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгъүматларны тормышта файдалану, яңа кайткан китаплар белән таныштыру. Бүгенге көндә Теләче үзәк китапханәсе 50 исемдә газета-журнал алдыра. Китап укучыларыбыз “Российская газета”, “Республика Татарстан”, “Мәдәни җомга”, “Татарстан яшьләре”, “Акчарлак” газеталары, “Сөембикә”, “Гаилә учагы”, “Сельская новь”, “Вокруг света”, “Идел” һ.б. журналлар белән китапханәгә килеп таныша ала.

 Китапханәнең уку залында яңа китаплардан торган “Яңа китаплар дөньясында” дип исемләнгән күргәзмә эшли.

Алан авылы китапханәсе дә бу юнәлештә актив эш алып бара.
Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә.
Гаилә һәм китапханә арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, әдәби образлар аша балаларны тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү, гаиләдә бергәләп китап укуның файдалы якларын ачу максатыннан "Китаплы гаилә - бәхетле гаилә" дип исемләнгән уен-дәрес үткәрелде.

Чыннан да, спиртлы эчемлекләр кешенең үзенә психологик яктан бәйләсә, соңрак аның сәламәтлегенә дә зур зыян сала. 18 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Яшьләр эчүчелеккә каршы" исеме астында түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырдылар. Әңгәмәдә аракының күпме кешенең организмына зарары, гаиләләрнең таркалуы, балаларның гарип-зәгыйфь булып туулары, ата-аналарның, эчкечелеккә бирелеп, балаларын ташлап калдырулары турында сөйләнде.  Исереклек афәтенә беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Безнең бурыч - аннан котылу юлларын эзләү, үсеп килүче яшь буынны сәламәт яшәү рухында тәрбияләү.

Шул уңайдан  Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәдәният йортында урнашкан Роберт Галиев  музеена экскурсия оештырдылар. Һәр музей балага яңа тәэсирләр бүләк итә. Моннан тыш музей күзаллауны киңәйтә, үстерә, үз-үзеңне күрсәтүнең яңа ысулларын табарга ярдәм итә. Музейда балалар КГАУ каршындагы халык театры җитәкчесе, атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Галиевның шәхси әйберләре, фотоальбомнары белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International