27 апрель конне МФЦ бинасында Телэче авылы, Ф.Хусни урамы, 6 нчы йорт адресы буенча 14.00 сэг. 16.00 сэг. кадэр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген яклау буенча федераль хезмәтнең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы идарәләре белгече кулланучылар хокукларын яклау буенча гражданнарны кабул итэ.
1986 елның 26 апреле. Бу көнне 1 сәгать 23 минутта Чернобыль АЭСНЫҢ дүртенче энергоблогында (Украина) хиросим бомбасына тиңдәш көчле шартлау була. Чернобыль АЭС һәлакәте, радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көне уңаеннан,26 апрель көнне Айдар авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, "Чернобыль. Бу фаҗигале вакыйгаларга багышланган гасыр трагедиясе " дип исемләнгән әңгәмә- фикер алышу үткәрелде. Чернобыль һәлакәте тарихы турында җылы шартларында сөйләшенде. Әңгәмә барышында кешелек тарихындагы иң зур техноген радиацион һәлакәтнең картинасы күз алдында басып торды.
26 апрель - Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә. Туган тел-буыннар арасында элемтәне ныгытучы чылбыр булып тора. 26 апрель көнне Караширмә авылы клубында да Габдулла Тукайның 136 еллыгын билгеләп үтелде. Тукайның әкиятләре, шигырьләре буенча әңгәмә булды. Дидактик уеннар аша балалар өчен язылган шигырьләре искә алынды һәм аларның кайберләрен яраткан укучылырыбыз яттан сөйләде.
Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгънәдәш яңгырый. Тукай дигәндә, иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай – халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе.
Шул уңайдан 26 апрельдә Алан мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Без Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрелде.
26 апрель – Тукайның туган көне. Күңел Тукайга тора- тора кайта. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да күәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләрнең гөмере арифметик саннар белән генә бәяләнә алмый. Даһиларның гөмере халык хәтере белән исәпләнә. Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала килә. 26 апрель көнне Габдулла Тукайның туган көнен Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә билгеләп үттеләр. Мәктәп укучылары белән “Каенкай” балалар бакчасында шигырь укуны оештырдылар.
2022 елнын 25 апреленнэн шэхси затларда булган трактор хэм тагылма арбаларга техник карау уздыру чарасы башланды.
Мондый чаранын беренчесе Олы Мэтэскэ авыл жирлеге территориясендэ узды. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды.
Техник карауга хужалар тарафыннан гомуми санда 52 берэмлек техника куелды. Аерым билгелэп утэрлек кимчелеклэр ачыкланмады.
Бугенге кондэ районыбызда биш сугыш ветераны яши. 25 апрель конне район башлыгы Нәҗип Хаҗипов Татарстан Республикасыны Президенты Рөстәм Миннехановның котлау хатын, бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырды.
Район ветераннары үзләренә күрсәтелгән ихтирамга, җылы теләкләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Җиңү көнен бәйрәм итү көннәрендә ел саен Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл ветераннарыны янына барып хәлләрен белешү традициягә әверелде.
Сауш мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә»дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Балалар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар, шагыйрь турында презентация карадылар.«Тукай әкиятләре»викторинасында катнаштылар,алар белән Тукай әсәрләрен уку үткәрелде. Чара ахырында балалар бик теләп сәхнәләштерелгән "Кәҗә белән Сарык"әкиятен карадылар.
23 апрель көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Үткәндә калган хатирэлэр" дип исемләнгән очрашу үтте. Чараның төп герое Югары Мәтәскә авылында туып үсеп, бөтен гомерен терлекчелеккә багышлаган Миннегөл апа Галиаскарова. Анын хезмәт кенәгәсендә бары тик бер юл: "Фрунзе исемендәге колхоз - терлекче". Эшләгэн елларында Миннегөл апа Югары эш курсәткечләренә ирешә. Хезмәтенэ күрә хөрмәте-күпсанлы Мактау грамоталары һәм истәлекле буләкләргә лаек була. Озак еллар авыл Советы депутаты булып сайлана. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул хәзер дә актив тормыш алып бара. Кешеләр белэн елмаеп аралашучы, уен-көлке яратучы бу апага үз яшен берничек тә биреп булмый. Бүгенге көндэ ул кызы Әлфия тәрбиясендә. Гомер көзләрен кичерә. Оныклары, оныкчыклары өчен ул - иң кадерле һәм яраткан әбилэре булып тора. Оныгы Ралия аның турында бик җылы сүзләр җиткерде: "Безнең әби бик эш сөючән, юмарт, бик тәмле итеп ризыклар әзерли. Аннан башка без нишләр идек" ди. Алда да Миннегөл апага саулык-сәламәтлек, озын - озак гомер телибез.