Цифрлаштыру ул - тормыш һәм җитештерүнең төрле өлкәләренә заманча цифрлы технологияләр кертү. Цифрлы трансформация акрынлап бизнесның һәм һәр кешенең барлык өлкәләренә килә, һәм вакытлар узу белән ул тагын да ачыграк һәм сизелерлек булачак. Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Цифрлаштыру һәм бүгенге көндә аның урыны”дигән темага әңгәмә үткәрде. Катнашучылар цифрлаштыруның нәрсә икәнен, тормышның нинди өлкәләренә үтеп керәчәге һәм Россиядә цифрлаштыру ни өчен кирәк булуы турында белделәр. Шулай ук катнашучылар цифрлаштыруның төп юнәлешләре һәм бүгенге көндә кайда кулланылуы турында белделәр.
Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан 24 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балалар арасында "Тукай сукмагы буйлап " дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.
Габдулла Тукай — өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре.Аның әсәрләре кешеләрнең күңел дөньясын яктырта.
24 апрель көнне Балыклы авылы башлангыч мәктәбе укучылары белән,Тукай әкиятләренә нигезләнеп "Минем яраткан геройларым "дигән рәсем бәйгесе үткәрелде.
22 апрель көнне Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары белән берлектә, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан, "Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне" акциясенә кушылдылар. Бу акция кысаларында катнашучылар "Билгесез солдат" һәйкәле территориясен җыештыру буенча өмә үткәрделәр. Балалар узган елгы яфраклардан һәйкәл территориясен чистарттылар, иске ботакларны җыештырдылар.
Теләче җирлекара китапханәсе быелның 21 мартыннан 21 апреленә кадәр “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен Шушы булыр иң зур бүләгең” дип исемләнгән видеоязмалар акциясе игълан иткән иде. Катнашучылар #Габдулла Тукай 136 ел, #Теләчеүзәккитапханәсе хештегларылары белән в контакте һәм Телеграм социаль челтәрләрендә халыкка җиткерелде. Бәйгедә барлыгы 145 кеше катнашты. Аларның яше 3 яшьтән 79 яшькә кадәр. Географиягә килгәндә үзебезнең Теләче районыннан гына түгел, күрше Саба, Арча районнарыннан, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән дә акциягә кушылучыларыбыз булды.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген укучыларыбызга җиткерү максатыннан 22 апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Тукай – сүнмәс йолдыз ул” дип исемләнгән әдәби сәгать уткәрелде.
20 марттан хезмәтне саклау айлыгы башланды. Хезмәтне саклау айлыгы-ул эш шартларын яхшырту, уку, культура, хезмәт һәм уку дисциплинасын арттыру максатыннан үткәрелә торган иҗтимагый чара. Олы Мишә урта мәктәбендә хезмәтне саклау чараларына күп вакыт һәм игътибар бирелә. Быел беренче чараларның берсе-1-5нче сыйныф укучылары арасында хезмәтне саклау буенча рәсем конкурсы булды.
22 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге укытучысы – психологы Кувшинова Людмила Сергеевна 8-11 сыйныф укучылары белән очрашты Ул Һөнәри юнәлеш бирү буенча әңгәмә үткәрде. Ахырда укучылар анкета сорауларына җавап бирделәр.
Халкыбызның куңел җәүһәрләре: милли киемнәр, көнкүреш әйберләре, күнгә бизәк төшереп эшләнгән аяк киемнәре - болар барысы да гомумкешелек кыйммәтенә ия булган чын сәнгать әсәрләре. Балаларны халкыбызның күңел җәүһәрләре белән таныштыру максатыннан, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" дип исемләнгән чара үткәрде. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре укучыларны "Халкыбызның милли җәүһәрләре" күргәзмәсе аша чигүле эшләнмәләр, калфаклар, көнкүреш әйберләре белән таныштырдылар. Бу күргәзмә балаларда зур кызыксыну уятты.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннарның балаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана