ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Халкыбызның рухи мирасын саклау, милләтебезнең асыл бизәкләренә мәхәббәт тәрбияләү, балаларны чигү тарихы белән таныштыру максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә балалар өчен​ ​ “Сөлге чигәм асыл җепләр белән” дип исемләнгән осталык дәресе үткәрелде. Нәсимә Рәхмәтуллина балаларга сөлге чигү буенча мастер-класс күрсәтте. Сөлге чигү серләренә өйрәтте, сөлгенең татар халкы тормышында нинди урын тотканын сөйләде. Балалар бөтен күңелләрен, игътибарларын туплап, зур кызыксыну белән чигү серләренә төшенделәр. Үз хезмәтләренә бик куанып, сөенеп, алга таба да очрашуга чакырып калдылар.

Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, кулъяулыклары моны исбатлый. Бу күңел бизәкләре тиңсез хәзинә һәм алар белән якыннан танышу, милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә бик актуаль. Шуны истә тотып, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә «Гаиләмнең кадерле ядкәрләре” дип исемләнгән фольклор кичә үткәрде. ​ Нәсимә әби бәйрәм кунакларын сандыктагы хәзинәләр белән таныштырды.​ Һәрбер укучы әби-бабайларыннан кадерле ядкәр булып сакланып калган истәлекләре белән уртаклашты. Рәхмәтуллиннарның гаилә шәҗәрәсе белән танышу балаларда бик зур кызыксыну уятты. Бәйрәмебез гармун, курай моңнары, күңелле уеннар белән бергә үрелеп барды.

18 март көнне Сауш авылы китапханәсенең уку залында "Витаминнар иле" темасына сәламәтлек сәгате үткәрелде. Кичә төрле яшьтәге  китап укучылар, авылыбыз фельдшеры Якупова Х.М. катнашында оештырылды.  Катнашучыларга йокысызлыкның, стрессның,артык авырлык җыюның  нәрсәгә китерүе хакында мәгълумат бирелде.

Сәламәт һәм актив тормыш алып барырга кирәклеге турындагы профилактик  лекция хатын-кызлар тарафыннан зур кызыксыну  уятты. Алар  дөрес туклану, төрле авыруларны нинди витаминнар кулланып җиңеп булу  турындагы сорауларга җаваплар  ишеттеләр. Гомернең озын, актив һәм бәхетле булу серләре турында фикер алыштылар.

Очрашу  әзерләнгән табын артында  үлән чәйләре эчү белән дәвам итте.

18 нче март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү һәм балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау максатыннан 1-11 нче сыйныфларда юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатенең максаты - юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту. Язгы чорда юлда үз-үзеңне тоту һәм велосипед белән идарә итү кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде.

18 март көнне Баландыш төп мәктәбендә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узды.

18 март көнне сәгать 10: 00 минутта Татарстан Республикасы Теләче районы прокуроры урынбасары Р.И. Ахунов Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары алдында «Нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә»темасына онлайн-лекция белән чыгыш ясады.

18 март көнне Баландыш төп мәктәбендә үткәрелгән класс сәгатьләре Кырымның Россиягә кушылуына багышланды. Чара бик кызыклы узды. Укучылар видеофильм карадылар, әңгәмәдә  актив катнаштылар, илнең чын патриотлары булачакларын әйттеләр.

         Табигатьне саклау- үз үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз.Безгә аны югалтмыйча , тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән. Әйе, без табигать белән тәңгэллектә  генэ яши алабыз.Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк. Шул чакта  гына без матурлыкны, табигатне коткарып кала алырбыз.Без табигать балалары, ә табигать безнен хуҗабыз.Моны беркайчан да истэн  чыгармыйк. Табигать кануннарына буйсынып яшик.  Шул унайдан 19 март көнне Югары Кибәхуҗа  урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучылар  белән “Кошлар безнең дусларыбыз” дигән әңгәмә  үткәрелде. Укучылар сорауларга җавап бирде, кош авазларын танырга өйрәнделәр. Кызыклы уеннар, рәсем конкурсы оештырылды. Әңгәмә кызыклы һәм мавыктыргыч узды.

16 март көнне Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре Татарстанда Цифрлаштыру елы уңаеннан “Цифрлаштыруның заманча тенденциялары” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелделәр. 21 гасырда кешегә вакыт белән идарә итү кыен, шуңа күрә дә заманча технологияләр тормышыбызны җиңеләйтә. Түләүләрне түләү, табибка язылу, кирәк-яракны сатып алу дисеңме -  барысын да, өйдән чыкмыйча гына башкарып була. Катнашучылар болар һәм башка файдалы мобиль кушымталар хакында тулырак белде.   

Шул уңайдан, Теләче балалар китапханәсендә «Россия һәм Кырым - мәңгегә бергә» дип исемләнгән мәгълүмат көне уздырылды. Әлеге чара кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Хөсәенова Л.З. белән берлектә оештырылды. Шушы вакыйга уңаеннан видеоролик һәм китап күргәзмәсе әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International