19-20 мартта өстәмә белем бирү педагогы Рамил Расыйп улы Гатиятов җитәкчелегендә 4 кешедән торган балаларны сәламәтләндерү белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчеләр 2010 елгы малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча, РСФСР,ТАССРның атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган XX ачык Бөтенроссия шәхси-команда ярышларында катнаштылар.
Узышлар нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны алдылар:
2010 елгы һәм яшьрәк (3км):
Насыйбуллин Азамат-1 нче урын
Бәдриев Мөхәммәт-3 нче урын
2006-2009 еллар (6 км):
Сәхәбиева Гөлгенә-2 нче урын
19 март көнне Балаларны сәламэтлэндеру белем бирү(профильле) узәгендэ тәрбияләнуче Сәхабиева Гөлгенә хэм Насыйбуллин Азамат Казан яшьүсмерләр чаңгы марафонында катнашып Гөлгенә 3 нче зурлар разряды, Азамат 2 нче яшьүсмерләр разряды утэде.
18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Кырым Республикасы территориясендә бу көн бәйрәм һәм ял көне булып санала. Кырым һәм Севастопольнең Россия белән яңадан кушылуы Ватаныбыз тарихының яңа битен ачты.
Элек-электән әби-бабаларыбыз матурлыкка омтылганнар. Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, кулъяулыклары моны исбатлый. Бу күңел бизәкләре тиңсез хәзинә һәм алар белән якыннан танышу, милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә бик актуаль. Шуны истә тотып, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Гаиләмнең кадерле ядкәрләре” дип исемләнгән фольклор кичә үткәрелде.
17-19 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә 2006-2007 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Закиев Әзһәм Хәмзә улы җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке һәм Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.
Балаларыбызны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Нәүрүз котлы булсын!» дип аталган күңел ачу чарасы булып үтте.
Алар укуда гына түгел, спортта да калышмый. 17 март көнне тренер Хәкимов Рафил Рефатович җитәкчелегендә “Юность" мәктәп спорт клубы командасы Лениногорск районына мәктәп клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының финал уеннарында катнашу өчен барды. Аннан Теләче урта мәктәбе командасы зур җиңү белән кайтты. 14 команда арасыннан Теләче урта мәктәбе командасы лаеклы 2 урынны яулады. Спортның аерым төрләрендә урыннар түбәндәгечә бүленде: бадминтон буенча егетләр командасы-3 урын, кызлар командасы-4 урын, баскетбол буенча егетләр һәм кызлар командасы 3*3 – 5 урын, җиңел атлетика һәм эстафета-5 урын, кызлар командасы йөзү буенча – 3 урын, егетләр командасы - 2 урын. Шулай итеп, команда 2 нче урынны яулады. Команданы һәм тренер Рафил Рефатовичны бу зур җиңүе белән котлыйбыз!
19 март көнне Арча районында узган "Созвездие - Йолдызлык-2022" зона фестиваленең икенче турында "Чулпан" бию төркеме беренче урынны яулады һәм Казан шәһәрендә узачак XXII "Созвездие-Йолдызлык – 2022" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналында катнашу өчен чакыру билеты алды. Яшь йолдызчыкларыбызга уңышлар телибез.
Ярышта яшьләр дә, олылар да катнашты. Иске Җөри урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Бәдриев Мөхәммәт 2010 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында 3нче урынга, ә башлангыч сыйныф укытучысы Бәдриева Наилә 1987 елгы һәм өлкәнрәк арасында 1нче урынга лаек булдылар. Ярыштан соң тәмле итеп күчтәнәчләр белән чәй эчү оештырылган иде.