ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2022 ел
җомга

13 март көнне Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы укучылары арасында  авиамодельләштерү буенча “Импульс – 2022” дип аталган ачык ярышлар булып үтте. Үзәк урта мәктәбе укучылары Шаронов Владислав, Туразода Сайидмуаммар, Чернов Вячеслав ярышларда катнаштылар. Укучылар самолет очыртырга тиешләр иде. Очышның ераклыгы һәм вакыты бәяләнде. Җитәкчеләре – Нуретдинов Руслан Рәис улы

16 март көнне башлангыч сыйныф укытучысы Мохтарова Гөлнур Тимирбаевна 1 нче сыйныф укучылары арасында "Әлифба бәйрәме" дигән сыйныфтан тыш чара үткәрде. Балалар, әкият геройлары булып киенеп, концерт күрсәттеләр. Әлеге чара барышында балалар үзләренең ижади мөмкинлекләрен ачтылар һәм тормышта ашырдылар. Алар шулай ук яшьтәшләре белән аралаша һәм хезмәттәшлек итә белүләрен күрсәттеләр. Чара хезмәттәшлек атмосферасында узды һәм башлангыч сыйныф укытучысы Мохтарова Г. Т. эшенең югары нәтижәлелеген күрсәтте.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәве - балалар гаепле булып кала торган янгыннарның төп сәбәпләренең берсе. Аны җиңү өчен билгеле бер белемнәр һәм күнекмәләр кирәк.

15 март көнне Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбенең 3 а сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре (Шарафиева Д.Р) белән берлектә мәркәзебез Казан шәһәренең Г.Кариев театрында М.Әмирнең “Озын-озак балачак” спектаклен тамаша кылдылар. Укучылар бу чараны карап бик канәгать булып кайттылар.

16 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары "Дулкын" бассейнына барды. Бассейн хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршылады, аларга куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрде. Укучылар суда рәхәтләнеп йөзделәр, сәламәтлекләрен ныгыттылар, уңай энергия тупладылар. Алар киләчәктә дә бассейнга барырга теләкләрен белдерделәр. 

15 мартта Олы Мишә урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Габдрахманова Гузель Габдулхаевна Алан урта мәктәбе нигезендә узган семинарда катнашты. Семинар "Инглиз теле дәресләрендә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру механизмы буларак, заманча педагогик технологияләр" темасына багышланды.

15 март көнне Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре наркоманияне кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән «Наркотикларсыз тормыш» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучыларга наркотикларның кеше организмына нинди зарарлы йогынты ясавы, еш кына үлем белән тәмамлануы, наркоманиянең җәмгыятькә нинди социаль зарар китерүе, провокациягә бирешмәү һәм «юк»дип әйтә белү өчен нинди кагыйдәләр булуы турында сөйләделәр.

15 нче март көнне Саба муниципаль районының  МБГУ «Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-интернаты» базасында өстәмә белем бирү педагоглары өчен стажировка булып узды. Әлеге стажировкада Балалар иҗат үзәгеннән өстәмә белем бирү педагогы Солонцов М.А. катнашты. 

Чарага “Мирасы халык күңелендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Укучылар   язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар. “Алмачуар”,  “Табигать балалары” әсәрләрен кычкырып укыдылар һәм аның буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Тимераякта шуу бер үк вакытта барлык яшьтәге балалар өчен дә ял итү һәм спорт белән шөгыльләнүнең менә дигән ысулы булып тора. 15нче март көнне Теләче "Арена" боз сарае үз бозында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләргә шуу мөмкинлеген бирде. Кайбер балалар бозга беренче тапкыр чыкты, аларга тимераякта беренче адымнарын ясарга тәҗрибәле тренер Җәләлиев Р.Ф. ярдәм күрсәтте. Бозда шуудан балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, ә иң мөһиме-сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка тартылуга беренче адымнарын ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International