ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2022 ел
җомга

5 нче март көнне балаларны сәламәтләндерү – белем бирү(профильле) үзәге бадминтончылары командасы «Саба-Арена»спорт мәктәбендә узган бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 2 нче зона турында катнашты.

Татар милли ашларын дөньяга танытучы якташыбыз, Олы Кибәхуҗа авылында туып үскән данлыклы пешекче, татар кулинариясе буенча бик күп китаплар авторы Юныс Әхмәтҗановның тууыны быел 95 ел тулды.  Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Юныс Әхмәтҗановның истәлегенә “Татар халык ашлары" дип исемләнгән аш - су осталары бәйгесе узды. Бәйгедә катнашучылар Юныс Әхмәтҗановның рецептлары буенча пешерелгән милли ризыклары белән таныштырдылар, аш - су әзерләү серләре белән бүлештеләр. Шулай ук “Татар халык ашлары”, “Тәмле ашлар җырчысы”, “Табын серләре” дип исемләнгән  күргәзмәләр белән таныштылар. Бу бәйгедә Муликова Айсылу пешергән бәлеш 1нче урынга, Рахматуллина Нәсимә апа пешергән пәрәмәч 2 нче урынга, Гобәйдуллина Алсу апа пешергән кош теле 3 нче урынга лаек булдылар.

2022 нче елның 7 нче мартында Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Туган җирдә бәхет, офык киң, кешеләре – гүзәл гөлгә тиң” дип исемләнгән кичә үткәрде. Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Кичә барышында авылыбызның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә дә рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр әйтелде. Шулай ук “Җирнең гүзәллеге хатын - кызда” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Бәйрәм кичәсендә булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.

Казаклар авылы китапханәсендә танылган аш-су остасы, татар милли ризыклары турында күпсанлы китаплар авторы, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, якташыбыз Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел тулу уңаеннан, “Хезмәтем -  җан рәхәте” дип исемләнгән буклетлар һәм «Тәмле ашлар җырчысы» дип исемләнгән альбом эшләнде. Бу альбом һәм буклетлар  «Якташыбыз Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел” дип исемләнгән күргәзмәгә куелды һәм киң катлам китап укучыларга тәгъдим ителде.

Ярышларда Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге командасы да катнашты. Спортны үз итүчеләр чаңгыда узышу, аркан тарту, гер күтәрү, бадминтон, шахмат һәм башка ярышларда көч сынашты. Ярышларда Айсылу Мөликова, Гөлшат Даутова  призлы урыннар яулады.  Җирлегебез командасы бәйгедә 17 команда арасында бишенче урынга лаек булды. Команда составында чыгыш ясаган һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез.

5 мартта өстәмә белем бирү педагогы Рамил Расыйп улы Гатиятов җитәкчелегендә чаңгычылар командасы Ф.К. Гарәфиев истәлегенә багышланган Арча муниципаль районы беренчелегендә катнашты.

  Шәхси зачетта урыннар алдылар:

1 урын – Насыйбуллин Азамат

 2 урын-Галимова Нәфисә


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Теләче районының "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында озак вакытлы карау системасы кысаларында даими рәвештә план нигезендә «Тәрбияләү мәктәбе» дәресләре үткәрелә. Дәресләр үз-үзләрен тәрбия кыла алмаучы гражданнарның якыннарын, социаль хезмәткәрләрне консультацияләүгә, укытуга һәм кирәкле мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән. Укыту теоретик белемнәрне арттыру һәм практик тәрбия күнекмәләрен үзләштерү буенча төркем белән, шулай ук индивидуаль рәвештә үтүче бушлай шөгыльләнүләрне күздә тота.


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 7 март көнендә Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Заhидуллина Гөлҗихан Гарифулла кызына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Гөлҗихан  апага Россия  Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

8 март көнне районыбызда Донецк Халык Республикасыннан килеп, Казанның «Нехама» тернәкләндерү үзәгендә дәвалау курслары узучы балалар һәм аларның әниләре булып китте. Очрашуны шәхси эшмәкәр Рифкать Шафиков оештырды.

2022 елның 7 март көнендә Үзәк авылында яшәүче тыл ветераны Галиәхмәтов Тимергәли  Галиәхмәт улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Тимергәли  улына Россия  Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International