ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2022 ел
җомга

Ситуационный  центр  Межрайонной ИФНС № 10 по Республике Татарстан ежедневно мониторит поступившие обращения от налогоплательщиков о рисках бизнеса. Все поступившие обращения анализируются, обобщаются и направляются в федеральный ситуационный  центр ФНС России для систематизации и выработки  необходимых мер поддержки в сложившихся условиях.

8 март көнне районыбызда, Донецк Халык Республикасыннан килеп, Казанның “Нихама” тернәкләндерү үзәгендә дәвалау курслары узучы балалар һәм аларның әниләре булып китте. Балалар белән очрашуда Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. катнашты һәм кәгазьдән букет әзерләү буенча осталык дәресе үткәрде.Балалар букетны сөенә- сөенә ясадылар һәм әниләренә бүләк иттеләр.

Традиция буенча Масленица бер атна дәвам итә. Һәр көннең үз традицияләре һәм атамалары бар, алар Русьта тайпылышсыз сакланган. Безнең көннәрдә Майчабуның мөнәсәбәте бераз башка, әмма күп кенә кешеләр үз бабаларының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә тырышалар. Безнең балалар бакчасында Май чабуны бәйрәм итү быел гына үткәрелде. Май чабу-иң күңелле, шау-шулы, яраткан урыс  халык бәйрәме. Май чабу атнасында кешеләр кышны озаталар һәм язны каршы алалар. Бу бәйрәмнең символы булып кояш, коймак һәм Май чабу карачкысы санала.5 март көнне Олы Кибәхуҗа балалар бакчасын балалары Май чабу бәйрәмендә катнаштылар. Атна буе алар бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Май чабу турында ничек бәйрәм итткәннәрен, бу гореф-гадәтнең кайдан башлануын өйрәнделәр. Празднование Масленицы в нашем детском саду прошло только в этом году. Масленица - самый веселый, шумный, любимый русский народный праздник. На Масленичной неделе люди провожают зиму и встречают весну. Символом праздника является солнце, блины и чучело Масленицы.5 марта дети Большекибзинского детского сада приняли участие в празднике Масленицы. Всю неделю они готовились к этому событию и с нетерпением ждали его. Изучали, как праздновали Масленицу, откуда началась эта традиция.

Әлифба бәйрәме – кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул үзенең юлын әлифбадан башлаган, ул зур дулкынлану белән үзенең һәм кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Әле кайчан гына 1 сентябрьне көтеп алган сабыйлар, инде беренче сыйныфның ярты елын укып та бетерде. 1”а”, 1 “б”, 1 “в”, 1 “г” сыныфы укучылары, әти-әниләре, сыйныф җитәкчеләре Альбина Михайловна, Миләүшә Альфредовна, Тәслимә Фатыйховна, Римма Александровна белән берлектә матур итеп бәйрәм иттеләр. Хәзер инде беренче сыйныф укучылары укый, яза беләләр. Киләчәктә аларга укуларында гел яхшы билгеләренә генә укуларын теләп калабыз.

2021 нче елның май аенда игълан ителгән «Тәэсир» татар видероликлар бәйгесенең һәр ай саен 2022 елның март аена кадәр дәвам итә.Әлеге бәйгедә Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Мөхәмәтова Р.Х. һәм педагог-оештыручы Гарипова Г.Г. 3 нче урынга лаек булып грант оттылар.  Конкурс видеороликлар аша туган телне популярлаштыру максатында оештырыла. 14 яше тулган һәр кеше катнашу мөмкинлегенә ия.

Бүген балалар бакчасында язның беренче бәйрәме 8 нче Мартка багышланган бәйрәм иртәсе булып үтте.Балалар үзләренең әниләрен, әбиләрен яз һәм әниләр турында шигырьләре,җырлары, биюләре белән шатландырдылар. Балалар әниләрен үз куллары белән ясаган чәчәк букетлары белән сөендерделәр.

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге –хатын-кызларда. Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. 6 нчы март көнне Урта Мишә авыл клубында китапханә белән берлектә “Язлар матур хатын-кыз белән” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичә нәфис сүз, матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Кичәнең икенче өлешендә “Аулак өй” күренеше күрсәтелде. Соңыннан Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мухаметшин залда утырган һәм концертта катнашкан барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәм авыл халкынын кунеленә хуш килде.

Россия халыкларының мәдәни мирасы  елы кысаларында безнеӊ балалар  бакчасында ай саен төрле чаралар үткәрелә. Алар  балаларга Идел буе халыклары телләренеӊ матурлыгы, кабатланмас үзенчәлекләре, милли аһәӊе турында бәян итәләр. Шундый чараларның берсе булып, регионыбызда яшәүче халыкларның милли орнаментлары буенча узды.

6 март көнне «Батыр» спорткомплексында Теләче муниципаль районы учреждениеләре, предприятиеләре һәм авыл җирлекләре арасында Кышкы Спартакиада булып узды . Әлеге ярышларда балаларга өстәмә белем бирү педагоглары да катнашты һәм призлы урыннар яуладылар:

Өстәл теннисы буенча: ПДО Гатиятов Р. Р. – 3 урын

 Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Заһидуллина Л. Р. - 3 урын

Армспорт буенча: ПДО Галимҗанов Р. Р – - 2 урын

2022 елның 6 мартында Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре Рәсәй халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Культурные выходные» акциясенә кушылып, балалар өчен «Солнышко красно, гори, гори ясно» дип исемләнгән май чабу бәйрәмен уздырды. Балалар әлеге бәйрәменең тарихы һәм традицияләре белән таныштылар. Алып баручылар катнашучыларга төрле уеннар, викториналар, күңелле биюләр, спорт ярышлары әзерләде. Чара ахырында бәйрәмгә килүчеләр кайнар самавыр чәе һәм коймак белән сыйланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International