5нче марттан 10 мартка кадәр Түбән Новгород өлкәсендә “Урман кварталы” Яшел шәһәре курорт поселогында ишетмәүче балалар арасында бадминтон буенча Россия беренчелеге узды. Татарстан җыелма командасы составында беренчелектә Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Тимербаев Р. катнашты һәм өч беренче урынны яулап абсолют чемпион булды . Котлыйбыз Раилне һәм алга таба уңышлар телибез!
9 март көнне Баландыш авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чара узды. Бәйрәмгә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләре, күп балалы әниләр, сугыш балалары, авыл активистлары килгән иде. Алар арасында Баланыш төп мәктәбе ветеран укытучылары да бар иде. "Наз" хәйрия фонды белән берлектә, авыл җирлеге башлыгы башлыгы Мөхәммәтшин барысын да бәйрәм белән котлады.
Балалар бакчасында тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы булдыру бик күңелле шөгыль булып тора, бигрәк тә кышын һәм язын. Бу вакытта табигатьнең әле генә өлгергән бүләкләрен ашап карыйсы гына түгел, яшеллекләрнең төсен күрәсе килә. Синең үзеңнең тәрәзәң төбендә, беренче язгы яшеллекнең үсүеннән дә күңеллерәк бернәрсә дә юктыр мөгаен. Болар: суган, укроп һәм хәтта салат яфрагы да булырга мөмкин. Тәрәзә төбендәге яшелчә бакчасы – табигатьнең төсләренә, җылысына карата булган сезонлы ямансулыкны бетерүнең иң әйбәт бер ысулы да ул. Бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек карап үстерергә, үсемлекләр үссен өчен яктылыкның, җылылыкның, туфракның дымлылыгының кирәк булуы турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
9нчы март көнне Баландыш мәдәният йортында, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин
җитәкчелегендә, Татарстан республикасының “Наз” хәйрия фонды белән берлектә,
“Хатын-кыз – милләтнең җаны” дип исемләнгән очрашу кичәсе оештырылды. Әлеге
чара үзләренең тормыш юлларын авыр хезмәткә, авылыбызга багышлаган, язмышның
төрле сынауларын кичергән гүзәл затларыбызны зурлау һәм хөрмәт күрсәтү
максатыннан үткәрелде.
2022 нче елның 7 нче мартында Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Туган җирдә бәхет, офык киң, кешеләре – гүзәл гөлгә тиң” дип исемләнгән кичә үткәрде. Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Кичә барышында авылыбызның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хөрмәтенә дә рәхмәт сүзләре әйтелде. Шулай ук “Җирнең гүзәллеге хатын - кызда” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Бәйрәм кичәсендә булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.
Татар милли ашларын дөньяга танытучы якташыбыз, Олы Кибәхуҗа авылында туып үскән данлыклы пешекче, татар кулинариясе буенча бик күп китаплар авторы Юныс Әхмәтҗановның тууыны быел 95 ел тулды. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Юныс Әхмәтҗановның истәлегенә “Татар халык ашлары" дип исемләнгән аш-су осталары бәйгесе узды. Бәйгедә катнашучылар Юныс Әхмәтҗановның рецептлары буенча пешерелгән милли ризыклары белән таныштырдылар, аш-су әзерләү серләре белән бүлештеләр. Шулай ук “Татар халык ашлары”, “Тәмле ашлар җырчысы”, “Табын серләре” дип исемләнгән күргәзмәләр белән таныштылар. Бу бәйгедә Муликова Айсылу пешергән бәлеш 1нче урынга, Рахматуллина Нәсимә апа пешергән пәрәмәч 2 нче урынга, Гобәйдуллина Алсу апа пешергән кош теле 3 нче урынга лаек булды.
монда Май чабу белән бергә кышны озаттылар һәм язны каршы алдылар, Бәйрәм "Калинушка" балалар фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Биюләр, уеннар, халык уеннары, төрле конкурслар белән үрелеп барган бәйрәм кичәсе сизелмичә дә узып китте, халык күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә барлык катнашучылар тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйланды.
Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә кече яшьтәге укучылар өчен “Песи, песи, пескәем!”дигән чара оештырылды. Песиләр турында китаплардан күргәзмә эшләп куелды һәм балаларга тәкъдим ителде. Һ. Такташның “Тәүфыйклы песи” әкиятен рольләргә бүлеп укылды. Песиләр турында кызыклы фактлар җиткерелде. Нәни дуслар песиләр турында викторинага җаваплар таптылар, шигырьләр укыдылар, үзләренең яраткан песиләрен ясадылар.
Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне күңелләрегезгә шатлык, өегезгә иминлек алып килсен! Сезнең барыгызны да Язның беренче бәйрәме 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Шул уңайдан 7 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Төп йорт кайнанасы” бәйгесе үткәрделәр. Бәйгедә 6 кайнанана катнашты. Һәр гаиләнең үзенә генә хас йолалары, тәрбия алымнары бар. Белемле, тәрбияле балалар үстерүче күп сыйфатлары белән авылдашларына үрнәк булып торучы кайнаналарыбыз чыгыш ясады. Аларның һәрбер чыгышын тамашачы алкышларга күмде. Бәйге ахырында “Төп йорт кайнанасы” бәйгесендә катнашучыларның һәркайсына бүләкләр тапшырылды.
Татар милли ашларын дөньяга танытучы якташыбыз, Олы Кибәхуҗа авылында туып үскән данлыклы пешекче, татар кулинариясе буенча бик күп китаплар авторы Юныс Әхмәтҗановның тууыны быел 95 ел тулды. Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Юныс Әхмәтҗановның истәлегенә “Татар халык ашлары" дип исемләнгән аш - су осталары бәйгесе узды. Бәйгедә катнашучылар Юныс Әхмәтҗановның рецептлары буенча пешерелгән милли ризыклары белән таныштырдылар, аш - су әзерләү серләре белән бүлештеләр. Шулай ук “Татар халык ашлары”, “Тәмле ашлар җырчысы”, “Табын серләре” дип исемләнгән күргәзмәләр белән таныштылар. Бу бәйгедә Муликова Айсылу пешергән бәлеш 1нче урынга, Рахматуллина Нәсимә апа пешергән пәрәмәч 2 нче урынга, Гобәйдуллина Алсу апа пешергән кош теле 3 нче урынга лаек булдылар.