ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2022 ел
җомга

Бу  язгы очрашу җылы котлаулар, лирик шигырьләр һәм җырлар белән тулы иде. Китапханәнең  матур бәйрәмгә багышланган чарасы яз атмосферасында үтте, укучыларга бәйрәм кәефе тудырды һәм хатын-кызларга мәхәббәтнең үзенчәлекле бер билгесе булды.

1-6 март көннәрендә Орёл шәһәрендә армрестлинг буенча Россия беренчелеге  булып узды.

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбеннән Ситдикова Эльвина, Үзәк урта мәктәбеннән Хузина Рания, Теләчедән Шәйхетдинова Резеда, Аланнан Хабирова Гульфина чыгыш ясады.

1 марттан 31 мартка кадәр Учи.ру платформасында.1-9 нчы сыйныф укучылары өчен финанс грамоталылыгы буенча олимпиада уздырыла. Олимпиада уен формасында бара.  Уен биремнәре ярдәмендә мәгълүмат яхшырак үзләштерелә. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары да буген бик теләп үз көчләрен сынады.

Язның беренче бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 7 нче март көнне Баландыш авылы мәдәният йортында  мәдәният хезмәткәрләре  “Өебезнең яме сез” дип исемләнгән бәйрәм уздырды. "Картаймаслар" һәм "Яшь йөрәкләр" командасы бик матур чыгыш ясадылар. Кичә күңелле уеннар, җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Залга җыелган гүзәл затларны Баландыш авылы җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин да котлап матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.

6 март көнне Әбде авыл китапханәсе, мәдәният йорты һәм авыл советы хезмәткәрләре белән берлектә бәйрәм үткәрделәр.  Бәйрәм кунакларын күңелле уеннар, дәртле биюләр көтте. «Задоринка» ансамбле башкаруында яңгыравыклы, дәртле халык җырлары кәефне күтәрде. Катнашучылар күңелле әйлән-бәйлән, бозда шуу, аркан тарту, балык тоту һәм башка уеннарда катнашты. Чара ахырында карачкы яндырылды һәм барысы да пылау, тәмле коймак, бал һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Барлык хезмәткәрләргә балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш планын тормышка ашыру буенча эшне үз вазифаларына туры китереп дәвам итәргә, балалар бакчасы бинасында һәм территориясендә янгынга каршы режимны төгәл үтәргә куштылар.

 8 март  бәйрәме  19 нчы гасыр урталарында ук билгеләп үтелә башлаган, иң өлкән, шул ук вакытта, гасырлар кичеп тә, үзенең кыйммәтен югалтмаган сирәк бәйрәмнәребезнең берсе. 8 нче март - яз һәм хатын-кызга карата игътибар бәйрәме, шатлык, язгы кәеф һәм искиткеч бүләкләр көне. Шушы матур көн уңаеннан 7 март көнне Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Эшкә батыр, төскә матур авылым киленнәре” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.

2022 елның 5-10 март көннәрендә Түбән Новгород өлкәсендә Теләче муниципаль районы балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәге укучысы, Баландыш төп мәктәбе укучысы Тимербаев Раил (тренеры өстәмә белем бирү педагогы Җаббаров Алмаз Фоат улы) Татарстан Республикасы җыелма командасы составында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында бадминтон буенча Россия Беренчелегендә катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча ялгыз разрядта Раил 1 урынны, парлы разрядта 1 урынны, катнаш разрядта 1 урынны яулады һәм Татарстан Республикасы командасына иң күп очко китерде. Команда зачетында Татарстан 3 нче урынны алды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

8 март - яраткан һәм иң якын кешеләребезне, кадерле әниләребезне һәм әбиләребезне котлый торган көн.  Маскабаш балалар бакчасы балалары үзләренең яраткан әниләре һәм әбиләре өчен бәйрәм концертлары әзерләделәр: аларны шигырьләр белән котладылар, җырлар җырладылар. . Алар үз куллары белән бүләкләр ясап әниләрен , әбиләрен шатландырдылар. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!

Казаклар авылы китапханәсендә танылган аш-су остасы, татар милли ризыклары турында күпсанлы китаплар авторы, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, якташыбыз Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел тулу уңаеннан “Хезмәтем -  җан рәхәте” дип исемләнгән буклетлар һәм «Тәмле ашлар җырчысы» дигән альбом эшләнде. Бу альбом һәм буклетлар  «Якташыбыз Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел” күргәзмәсенә куелды һәм киң катлам китап укучыларга тәгъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International