6 март көнне, Алан авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан укучыларны халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру эшен дәвам иттереп, халкыбызның үткәненә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүдә фольклор әсәрләренең әһәмиятен күрсәтү, милли матурлыкка омтылыш тәрбияләү, үзара дуслык, бердәмлек сыйфатларын ныгыту максатыннан "Без бәләкәй чакларда..." дип исемләнгән фольклор кичә үткәрелде. Кичәнең беренче өлешендә төрле берләшмәгә йөрүче балалар 8 март бәйрәме уңаеннан үзләренең иң якын кешеләре - дәү әниләренә җыр-биюләрен бүләк иттеләр, ә икенче өлешендә дәү әниләребез үзләренең балачакта, яшьлек елларында яратып уйнаган уеннарын, йолаларын күрсәттеләр. Кичә чәй өстәле артында борынгы җырлар, такмаклар белән тәмамланды.
Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк. Бу гадәти сүзләр, бигрәк тә балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә актуальлекне югалтмый.
Бүген Шәдке балалар бакчасында, балалар тәрбияче апалары белән “Юлда сак бул, бызлавык” темасына презинтация карадылар. Ахырда тәрбияче Касимова Г.С. балаларны бозлавык вакытында, урамда йөргәндә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Балалрга юлда һәм уйнаганда бик сак булырга, авыр вакытта бер-береңә булышырга кирәклеге аңлатылды.
Бу көннәрдә безнең Олы Мишә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр " Экологлар - табигать дуслары һәм сакчылары!» дигән Бөтенроссия балалар рәсемнәре бәйгесендә катнашу өчен рәсемнәр ясадылар.
8 нче март көнне Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагоглары Галимҗанова Фәния Габделхак кызы, Набиулллина Рафилә Рафил кызы, Шаипова Раъно Исам кызы һәм Хазиева Айсылу Халит кызы тарафыннан “Туган авыл” күнел ачу комплексында Донецк Халык республикасыннан килеп, Казанның “Нихама” тернәкләндерү үзәгендә дәвалау курслары узучы балаларга һәм аларның әниләренә мастер-класс оештырдылар. Мастер-класста балалар әниләренә бүләкләр ясадылар. Мастер-класс бик җанлы узды.
5 март көне “Батыр” спорт комплексында 2006 елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында шәхси эшмәкәр Кузьмина Гөлназ Рәшит кызы призына волейбол буенча ачык районара турнир булып үтте. Ярышларда барлыгы 5 команда катнашты: Әтнә, Биектау, Кукмара, Теләче, Шәтке.
Наркомания – хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе. Әлеге чараның төп максаты - укучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Китапханәче наркомания турында кыскача аңлатма бирде. Ул укучыларга наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында сөйләде. Укучылар исә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре бүген, 10 март көнне, пешекче,кулинар һөнәрләре белән таныштылар. Һөнәр ияләренең эшчәнлеге белән таныштылар. Тозлы камырдан татар милли ризыкларын: өчпычмак, вак бәлеш,кыстыбый ясадылар .
Һөнәрләр бик күп. Күңелең теләгәнне сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башкаларны да куандырып яши белергә генә кирәк.
7 март көнне, Халыкара хатын-кызлар к Максабаш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә хатын-кызлар арасында "Башваткыч" уены уздырылды. Катнашучылар ана, гаилә, бала, хатын-кыз темасына бәйле сорауларга җавап эзләделәр; табышмак, мәкаль-әйтемнәрне белү буенча тапкырлыкларын сынадылар. Чара бәйрәм уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
Кәгазьдән эшләнгән чәчәкләр - универсаль кул эшләнмәләре, алар теләсә кайсы бәйрәмдә урынлы булачак. Шуңа күрә нәни китап укучыларыбыз ясаган чәчәкләр әниләр, әбиләр һәм апалар өчен искиткеч бүләк. Әлеге матурлыкны ясарга китапханә фондында булган китаплар һәм журналлар ярдәмгә килде.