2022 елның 5 мартында Арча шәһәре стадионында Ф.К. Гарәфиев истәлегенә «АРСКМЕТАЛЛ» призына Арча муниципаль районының чаңгы ярышлары узды. Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Н.Р. Бәдриева әлеге ярышларда 3 урын яулады. Котлыйбыз!
Бүген Олы Тиләҗе башлангыч мәктәбенең 1 Б сыйныф укучылары да укырга, язарга, яхшы булырга, гаделлеккә өйрәткән китапка рәхмәт әйтергә-Әлифба бәйрәменә җыелдылар.Укучылар шигырьләр сөйләделәр,төрле сорауларга ,биремнәргә җавап бирделәр.”Сүз төзе “ уены уйнадылар.Бәйрәм җырлар белән үрелеп барды.
6 март көнне Теләче авылында Теләче муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Кышкы спартакиада» булып узды
Теләче районының “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын тикшерү максатыннан, узып баручы эш атнасында социаль яклау бүлеге начальнигы Галимова Ф.М., үзәк директоры Хайруллина А.И. һәм персонал буенча белгеч Сафина Р.Р. торган комиссия авыл җирлекләренә тикшерү белән чыкты.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З. чираттагы дәресләрен уздырдылар. Бу дәрес көндезге төркемдә социаль хезмәт алучылар белән уздырылды. Чираттагы дәреснең темасы «Өйдә бәйрәм үткәрү» дип аталды. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне. Дәрес вакытында белгечләр аңлаешлы итеп үз мисалларында бәйрәмгә открытка ясау үрнәкләрен күрсәттеләр. Әзерләгәндә төрле төр эшләү техникасы кулланылды. Үз куллары белән ясалган открытка дәрестә катнашучыларны якын кешеләре өчен искиткеч бүләк булачак.
Көннәрнең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда, диләр. Бу чыннан да шулай бит. Бу сүзләргә өстәп, "Дөньяның бар матурлыгы - Әниләрдә!" дип тә әйтәсе килә. Сез дә килешәсездер бит? Бу көннәрдә, табигатьнең үзгәреш кичергән бер мәлендә, гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәм мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек,сабырлык кебек хатын-кызга хас сыйфатларны чагылдыра кебек. Шуңа күрә дә, әлеге бәйрәм көнен олыбыз, кечебез бик тә, бик тә көтеп алабыз.
4 март көнне Олы Нырсы урта мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укучылары арасында «Лыжня – малышня 2022» ярышлары үтте. Бу ярышта Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары Хасаншин Н., Низамов И., Максабаш башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучылары Мингазов И., Сунгатуллин И. үз көчләрен сынап кайттылар. Шулай ук укучылар башка мәктәп укучыларының чаңгыда йөрү осталыкларын кызыксынып күзәттеләр. Ярышта катнашкан барлык укучыларны да котлыйбыз. Алга таба да спорт белән дус булсыннар һәм призлы урыннар алуларын теләп калабыз.
3-5 март көннәрендә Казан шәһәрендә 2008-2009 нчы елгы егетләр арасында «Сабантуй” газетасы призына Татарстан Республикасы беренчелеге һәм 2006-2007 нче елгы егетләр арасында “Ялкын” журналы призына Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Май чабу бәйрәме турыдан-туры төрле ышанулар белән бәйле. Май чабу атнасында никадәр күбрәк күңел ачсаң, йортка шул кадәр күбрәк уңыш килә, диләр. Бу атнада гадәттә коймак пешерәләр, төрле уеннар, күңел ачулар оештыралар, карачкы яндыралар. Бәйрәм атнасының һәр көне бер исем белән атала һәм аерым традицияләре бар.
4 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Шармыш авылы китапханәчесе «Любимой мамочке с любовью» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, катнашучылар әниләре турында уй-фикерләре белән уртаклашып, шигырьләр сөйләделәр, "Мин әниемне беләмме?" сораштыруында катнаштылар. Зур кызыксыну һәм шатлык хисләре белән балалар әниләренә бүләк әзерләде һәм үзләренең ихлас теләкләрен язды.