Менә алар арасында татар халык ашларын илгә генә түгел, дөньяга таныткан, татар ресторанын оештыручы, Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, кулинар хезмәтләре өчен алтын медаль алган татар халык ашлары белгече Юныс Әхмәтҗанов та бар.
Яз белән бергә матур бәйрәм – 8 Март-Халык ара хатын-кызлар көнедә килде. Безнең өчен бу иң яраткан бәйрәм .
Танылган аш – су остасы, татар милли ризыклары турында күпсанлы китаплар авторы, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел тулу уңаеннан 4 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күренекле татар ашчысы” исемле түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Юныс Әхмәтҗановның татар милли аш-суларны саклап калуга һәм танытуга керткән өлеше бик зур. Татар ризыклары турында беренче китап та Ю. Әхмәтҗанов тарафыннан языла. Юныс Әхмәтҗановның китапларыннан “Хезмәтем – җан рәхәте” исемле темага күргәзмә куелып, уңган хуҗабикәләр, аш – сөючеләр өчен тәкъдим ителде. Юныс Әхмәтҗановның китабы күптән инде һәр хуҗабикәнең өстәл китабына әйләнде.
Спорт - ул яшәү рәвеше. Һәр кеше сәламәт һәм нык булу өчен дус булырга, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Балачактан спорт белән шөгыльләнүче кеше көчле, җитез, сәламәт һәм тәвәккәллеккә әйләнә. 4 нче март көнне, шушы максатны күздә тотып, башлангыч сыйныфта укучы бер төркем яшь чаңгычыларыбыз Олы Нырсы урта мәктәбе базасында үтүче "Нәниләр чаңгы юлы" район ярышында катнашып кайттылар.
Олы Мишә урта мәктәбендә 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне җитү уңаеннан 5-11 нче сыйныф кызлары арасында “Ягез әле, кызлар!” ярышы уздырылды. Бәйгедә “Ландышлар” һәм “Татарclub” командалары катнашты. Кызлар үз көчләрен аш-су, логик фикерләү, артистлык осталыгында сынадылар. Жюри исәпләре буенча бәйгедә “Ландышлар” командасы җиңеп чыкты.Котлыйбыз!
Тиздән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне килеп җитәчәк. Бу көн кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары, матур чәчәкләр белән бизәлә. Баландыш төп мәктәбендә 5 март көнне, бу бәйрәмне хөрмәтләп, " Ягез әле, кызлар!» ярышы үкәрелде. Конкурста 1-2 нче сыйныф укучыларының әниләре һәм 8-9 нчы сыйныф кызлары ярышты. Чарада катнашучылар төрле конкурсларда көч сынашты. Әниләребез һәм кызларыбыз безне үзләренең иҗадилыклары, зирәклекләре, тапкырлыклары белән сөендерделәр, тамашачыларның кәефләрен күтәрделәр. Бәйрәм бик күңелле тәэсирләр калдырды.
Китап уку сүз байлыгын арттыра, кешеләр белән аралашырга ярдәм итә, үз–үзеңә ышанычны арттыра, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта. Шул уңайдан Урта Мишә авылы китапханәсе “Әйдәгез дуслар, әкиятләрнең юбилеена ашыгыйк” дип исемләнгән республика акциясендә катнашты. Бу көнне авыл китапханәсенә мәктәп укучылары килде. Бу чарада балалар 2022 елда юбиляр чит ил язучыларының әкиятләрен укыдылар: Антуан де Сент-Экзюпери “Маленький принц”, Шарль Перро "Кот в сапогах", Ханс Кристиан Андерсен "Новое платья короля”.
2022 елның 5 мартында Теләче муниципаль районы делегациясе Казан шәһәрендә урнашкан С.Сәйдәшев имесендәге зур концерт залында, Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы чарасында катнашты.
4 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якынлашып килүче 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Хатын-кыз – милләтнең җаны” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәгә бүгенге көндә уллары хәрби хезмәттә булган, районның төрле авылларында яшәүче солдат әниләре чакырулы иде. Тәбрикләү сүзе белән кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде.
Китап уку сүз байлыгын арттыра, кешеләр белән аралашырга ярдәм итә, үз–үзеңә ышанычны арттыра, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта. Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә. Шул уңайдан 3 март көнне Баландыш авылы китапханәсендә 4 нче сыйныф укучылары белән «Туган телдә халык әкиятләре укыйбыз» дигән әдәби сәгать үткәрелде.