Олы Мәтәскә балалар бакчасында ,балалар һәм әти- әниләр белән бәйрәм уңаеннан "Күңелле стартлар" оештырылды. Балалар әти- әниләренә һөнәрләрен күрсәттеләр, шигырьләре, җыр- биюләре белән сөендерделәр. Ә инде әти - әниләр тапкырлыкта, җитезлектә, көчлелектә көч сынаштылар. Төрле спорт уеннарында актив катнаштылар. Бәйрәмебез бик күңелле узды.
Спорт-ул яшәү рәвеше. Һәр кеше сәламәт һәм нык булу өчен дус булырга, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Балачактан спорт белән шөгыльләнүче кеше көчле, җитез, сәламәт һәм тәвәккәллеккә әйләнә.
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 1 март көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балаларга “Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!” дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Укучылар фантазияләрен җигеп әниләренә бәйрәм открыткалары ясады һәм китап-журналлардан эзләнеп, җылы теләкләрен язды.
4 март көнне Мамадыш шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча ачык турнир узды. Теләче, Балтач, Саба районнары, Кукмара, Мамадыш, Алабуга шәһәрләреннән яшь спортсменнар катнашкан әлеге турнирда безнең спорт мәктәбе егет-кызлары да катнашып кайтты. Яхшы гына уңышлары да бар. Котлыйбыз аларны!
4 нче март көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә "Әлифба белән саубуллашу" һәм "Эзтабарга кабул иту” бәйрәме булып үтте. 1 нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәм җыр, бию, шигырьләр, уеннар белән бергә үрелеп барды. Балалар “ Белем” иленең “Әлифба”, “Азбука”, “Математика” тукталышларында булып, төрле биремнәрне башкардылар, әти-әниләре, иптәшләре алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, дус-тату булырга сүз бирделәр.Бәйрәмнең икенче өлешендә 1 сыйныф укучыларын Татарстан эзтабарлары сафларына кабул итү тантанасы булды. Алар өчен Равилә Исмагиловна җитәкчелегендә 5-8 сыйныф укучылары җыр,бию, уеннар белән бәйрәм оештырдылар. Яшь эзтабарлар шигырьләр сөйләделәр, эзтабарлар өчен кагыйдәләр белән таныштылар.
3 март көнне, Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре белән берлектә “Тату гайлә” дигән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә 14 гаилә катнашты. Балалар әтиләренә, әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр бүләк иттеләр. Иң кечкенәләребез дә “Матрешка” биюен биеделәр. Кичәнең икенче өлеше төрле ярышлар белән үтте. Әти-әниләр ике командага бүленеп “Сазлыктан чыгу”, шар шартлату, шарны аяк белән этеп билгеле араны үтү, әниләр арасында шакмак алу буенча җитезлектә ярышу, әтиләр арасында иң күп акча җыю ярышларында катнаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр, мәкальнең ахырын әйттеләр , “Шалкан” әкиятен яңача сәхнәләштерделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте, барыбызга бик ошады. Алга таба да шулай бәйрәмнәрне бергәләп үткәрегә язсын дигән теләктә таралыштык.
Гүзәл кошлар үзләренең матурлыклары, күңелгә ята торган җыр-моңнары белән күңелебезне күтәрә. Кошларны, табигатьне саклау йөзеннән Күкчә авыл мәдәният хезмәткәрләре төрле түгәрәкләргә йөрүче балаларга кошларга җимлек ясарга өйрәттеләр. Без кошларга ярдәм итеп, аларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик. Балалар үзләре ясаган җимлекләрне агачларга элеп куйдылар. Кошларның җимлеккә килеп ризык белән тукланганнарын күзәтеп тордылар.
Балалар бакчасында Май чабу бәйрәмен уздыру – балалар белән вакытны күңелле үткәрү өчен һәм халыкларның гореф- гадәтен,тарихын өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек. 3 нче март көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә Май чабу бәйрәме билгеләп үтелде. Балалар төрле уеннар уйнадылар,җырладылар. Бәйрәм тәмле коймак ашау белән төгәлләнде.
Бу көнне кешеләрнең җыелып китап укуы хуплана. Айдар авыл китапханәсе дә Республика балалар китапханәсе үткәргән «Поспешим друзья скорей к сказке мы на юбилей» акциясенә кушылды. Башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Минем яраткан китапларым-2022 ел юбилярлары” дип исемләнгән чара узды. Укучылар Антуан де Сент-Экзюпери “Маленький принц», Ш.Перро «Золушка», «Кот в сапогах», Б.Гримм «Заяц и еж» әкиятләрен кычкырып укыдылар. Китап уку сүз байлыгын, үз-үзенә ышанычны арттыра кешеләр белән аралашырга ярдәм итә, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта.
Әлеге көн кысаларында Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Бер ялгыш адым һәм...бер гомер" дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрелде. Чара барышында яшьләр, фельдшер белән бергәләп, файдалы һәм зарарлы гадәтләр, күңелгә ятышлы шөгыль табу, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар кулланмау турында фикер алыштылар. Китапханәдә «Наркомания - киләчәксез тормыш» күргәзмәсе оештырылып, кешелекнең глобаль проблемасы буларак наркоманиягә багышланган әдәбият тәкъдим ителде. Очрашу ахырында китапханәче яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт, китап уку белән шөгыльләнергә, авырлыкларга һәм авыр тормыш хәлләренә каршы торырга өйрәнергә чакырды.