ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

25-27 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә 2004-2005 нче елгы егетләр арасында «Татарстан яшьләре” газетасы призына Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Барлыгы 31 команда, 250 спортчы катнашкан әлеге беренчелектә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә булып кайтты. Гомумкоманда урыннары буенча Теләче командасы 7 урында. 85 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Үзәк урта мәктәбе укучысы Шигабиев Альмир 3 урынны яулады.

Теләче районының "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында озак вакытлы карау системасы кысаларында даими рәвештә план нигезендә «Тәрбияләү мәктәбе» дәресләре үткәрелә. Дәресләр үз-үзләрен тәрбия кыла алмаучы гражданнарның якыннарын, социаль хезмәткәрләрне консультацияләүгә, укытуга һәм кирәкле мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.

Ә безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз, бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар. 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга җиткерү макстатыннан оештырылган. Әлеге датага карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Тел – халыкның тәүбәсе” исемле әдәби сәгать үткәрделәр. Чарада укучылар бик актив катнаштылар, “Мәкальне дәвам ит”, “Табышмакка җавап тап”, “Тизәйткечләр”, “Сынамышлар” һәм башка сорауларга җаваплар таптылар. “Дөньяда иң-иң матур тел - ул минем туган телем" исемле  китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

24 февраль көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л. З. социаль хезмәт алучылар белән «Безнең ярдәмчебез - клавиатура» темасына дәрес үткәрде.

Безнең районнан Теләче һәм Үзәк урта мәктәпләреннән 6 укучы катнашты. Теләче урта мәктәбе укучылары Фаляхиева Сәгидә, Фаляхиева Газизә, Фаляхиева Зөбәйдә һәм Тимербаева Динә призерлар булдылар. Укучыларны һәм укытучыларны котлыйбыз!

Оборона-массакүләм һәм хәрби-патриотик  эш айлыгы  кысаларында  26 февраль көнне МБГБУ – Сауш төп мәктәбендә  Калашников автоматын   җыю/сүтү  һәм пневматик коралдан ату буенча  ярышлар  узды. Ярышта 7-9 сыйныф укучылары катнашты . Ярышларны үткәрү максаты - яшьләрдә актив гражданлык позициясе формалаштыру, яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләү, укучыларны Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәткә әзерләү дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү, спортның хәрби-гамәли төрләрен популярлаштыру һәм үстерү, гражданнарны физик һәм рухи-әхлакый тәрбияләү.

Чара барышында алар авылдашларын кайнар чәй, коймак һәм пылау белән сыйладылар.Барлык катнашучылар да спартакиаданың барлык этапларын да үзләрен бик уңышлы үттеләр. Призларга,  тамашачылар симпатиясенә лаек булдылар.

Максабашская сельская библиотека совместно с СДК провела в начальной школе тематический час “Үз ана телем – минем өчен иң матур тел”. Учащиеся ознакомились с историей родного языка, пословицами, загадками, поговорками о родном языке, прочитали стихи выдающихся поэтов. В конце мероприятия хором была исполнена песня “Туган тел”.

 26 февраль көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре  югары сыйныф укучылары арасында эчкечелекне кисәтү,алкоголь  куллануга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау  максатыннан “Хәмерне юлдаш итеп сайлама”дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.Укучыларга эчкечелекнең ни дәрәҗәдә  аяныч хәлгә китерүен аңлаттылар.

Бу күптөрлелекне аңларга һәм үз сайлауыңны ясарга җиңелме? Үз юлыңның башлануын билгеләргә һәм гомер буена һөнәр сайларга?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International