ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, Шәтке авыл китапханәсендә  балалар белән “Туган телем – иркә гөлем” дигән танып-белү сәгате үткәрелде. Балаларга татар теленең орфографиясе һәм фразеалогик әйтемнәр турында сөйләнде. Китап-күргәзмә ясалды.

28 февраль  көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә патриотик айлык кысаларында строй җырлары конкурсы уздырылды. Жюри командаларны җырларны башкару сыйфатына, атлау техникасына карап бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга 8 сыйныф, икенче урынга 10 сыйныф, өченче урынга 11 сыйныф лаек дип табылды. Урта сыйныфларда икенче урын 6 сыйныфка, 3 урын 5 сыйныфка бирелде.

Сауш авылы китапханәсендә «Туган телем - иркә гөлем» дип исемләнгән тематик кичә оештырылды. Кичәдә күп кенә язучыларыбызның туган телебезгә багышлап язылган шигырьләре укылды, җырлар башкарылды. Туган тел темасына багышланган презентация күрсәтелде. Китапханәдә “И туган тел, и матур тел” китап күргәзмәсе куелды.

25 февраль көнне Сауш төп мәктәбендә " Таныш булмаган кешеләр белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре»дигән темага сыйныф сәгате узды Әлеге чараның максаты булып балаларны таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү торды.

 

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен даими рәвештә гражданлык һәм хәрби-патриотик юнәлеш алып баручы чаралар оештырыла. Мәктәптә яшь буында хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча айлык планы эшләнде, ул үсеп килүче буында үз Ватаннарына мәхәббәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

25.02.2022  Олы Нырсы урта мәктәбендә 6-10 нчы сыйныф укучылары өчен, хәрби-патриотик котлау һәм күңел ачу айлыгы кысаларында, КВН үткәрелде.

Агымдагы елның 25-27 февралендә Казан шәһәрендә бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси һәм команда беренчелеге узды. Бу ярышта өстәмә белем бирү педагоглары, Җаббаров Алмаз Фоат улы, Шәяхмәтов Шамил Альберт улы, Галимҗанов Рәмис Рафис улы, Нәҗметдинов Әсгать Тимершәех улы җитәкчелегендә 15 бала катнашты.

2022 нче елның 27 нче февралендә Кукмара шәһәрендә 2011 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында өстәл теннисы буенча «Хыял» Кукмара лигасы ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда 7 команда, шул исәптән балалар сәламәтләндерү - белем бирү (профиль) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рамил Расыйп улы Гатиятов командасы да катнашты.

Татар халык ашларын илгә генә түгел, дөньяга таныткан, татар ресторанын оештыручы, Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, кулинар хезмәтләре өчен алтын медаль алган татар халык ашлары белгече   Юныс Әхмәтҗановның туган көне.  Юныс Әхмәтҗанов 1927 елда Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган. Исән булса аңа 95 яшь тулган булыр иде. Һәр елның 28 февралендә, Бөтендөнья татар кухнясы көнен билгеләп үтәләр. Бу традициягә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы да бик теләп кушылды. Бүген без якташыбыз Юныс Әхмәтҗановның тормыш юлын, эшчәнлеген тагын бер кат балаларга сөйләдек. Бакчабызда пешерелгән татар халык ашларын балалар белән бергәлектә дә әзерләргә өйрәндек.

Иске Җөри авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем - тылсымлы тел, җанга рәхәт, ягымлы тел” дип исемләнгән викторина үткәрелде.   Әлеге чарада 7-8 сыйныф укучылары катнашты. Балалар китапханәченең телнең безнең көндәлек тормышыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар . Укучылар “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”  командасына бүленеп  “Уйла һәм әйт”, “Дөрес җавапны тап”, “Мәкаль төзү”, “Шигырьне тап” уеннарында катнаштылар, туган тел турында шигырьләр укыдылар. Әлеге чараныӊ максаты - укучыларда туган телгә мәхәббәт, горурлык  хисләре тәрбияләү иде.

Укучылар китапханәдә әлеге бәйрәмгә куелган китап күргәзмәсе белән дә таныша алдылар.

26 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенен   11 сыйныф укучылары белән   “Иррациональ  тигезләмәләр” дигән  ачык дәрес уткәрелде. Дәресне Лобачевский исемендәге  математика һәм механика институтының 5 курс студенты Афзалова Әлфия Илнат кызы үткәрде. Ул  Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә практика уза.  Укучылар бик күп яңа мәгълүмат алдылар. Тигезләмәләр чишү алымнары белән якыннан таныштылар. Дәрес бик кызыклы, мавыктыргыч узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International