Бу күңел ачу ел саен үткәрелә, һәм инде балалар өчен традициягә әйләнде. Быел да балалар Масленица бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәмдә балалар кышны озаттылар һәм язны каршы алдылар. ... Күңелле конкурслар беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде! Яз һәм кояш символы булып коймак тора! Соңыннан балалар рәхәтләнеп тәмле һәм купшы коймак белән сыйландылар.
Балалар иҗат үзәгенең “Видеога төшерү” түгәрәгенә йөрүче балалар Сергей Васильевич Чернышев истәлегенә багышланган «Унынчы муза» Бөтенроссия яшь кинематографистлар бәйгесенә социаль ролик төшерделәр.
Җитәкчеләре Шаипова Раъно укучыларны кызыклы һәм файдалы әйберләр ясарга өйрәтә. Бүген алар әниләренә 8 Мартка бик матур бүләкләр әзерләделәр.
Йола буенча, аны җырлар, биюләр, уеннар белән билгеләп үтәләр. Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Масленица хороша широка ее душа" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Китапханәче бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Чара «Перенеси блины», «Самый ловкий», «Сложи слово», «Угости своими блинами» дигән уеннар һәм конкурслар белән дәвам итте. Һәм тәмле коймак белән чәй эчеп тәмамланды.
1 март көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән 8 март халык-ара хатын -кызлар көне алдыннан “Кояш гомере телим мин ,әнием сиңа!” дип исемләнгән девиз астында бәйрәмгә бүләк әзерләделәр.Укучылар әниләренә җылы теләкләрен яздылар һәм шигырьләр ятладылар.
Гүзәл кошлар үзләренең матурлыклары, күңелгә ята торган җыр-моңнары белән күңелебезне күтәрә. Кошларны, табигатьне саклау йөзеннән Күкчә авыл мәдәният хезмәткәрләре төрле түгәрәкләргә йөрүче балаларга кошларга җимлек ясарга өйрәттеләр. Без кошларга ярдәм итеп, аларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик. Балалар үзләре ясаган җимлекләрне агачларга элеп куйдылар.Кошларның җимлеккә килеп ризык белән тукланганнарын күзәтеп тордылар.
Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе - уеннар.
Уен - ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Алар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.Балалар бакчасында без дә балалар белән төрле җырлы-биюле уеннар уйнарга яратабыз."Наза", "Чума үрдәк-чума каз"."Капкалы". "Ак калач" уеннары безнең балаларның яратып уйнаган уеннары.
Урта Мишә авылы китапханәсе Ростов өлкәсе Красносулино җирлекара үзәк китапханәсе оештырган «Нина Павлова китапларын укыйбыз» дип исемләнгән VI Төбәкара акциядә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Акциянең максаты - балалар укуын алга этәрү, экологик тәрбия бирү һәм язучы Нина Михайловна Павлова иҗатын популярлаштыру. Шул уңайдан узган әдәби чарада китапханәче укучыларны Н.М. Павлованың кыскача биографиясе белән таныштырды. Балалар «Хитрый одуванчик», «Живая бусинка», «Мышонок заблудился» исемле әкиятләрен кычкырып укыдылар. Нина Павлованың китаплары балаларда үсемлекләргә һәм хайваннарга сакчыл караш тәрбияли, табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтә.
28 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 1-6 сыйныф укучылары белән берлектә , "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" темасына очрашу булды. Очрашуда ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы катнашты. Гүзәл Ягафарова юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау буенча укучылар белән җанлы әнгәмә алып барды.
2022 елның 28 февраль көнендә Алга авылында яшәүче тыл ветераны Гимадеева Саймә Билал кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Саймә апага Россия Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.