ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

Урта Мишә авылы китапханәсе Ростов өлкәсе Красносулино җирлекара үзәк китапханәсе оештырган «Нина Павлова китапларын укыйбыз» дип исемләнгән  VI Төбәкара акциядә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Акциянең максаты - балалар укуын алга этәрү,  экологик тәрбия бирү һәм язучы Нина Михайловна Павлова иҗатын популярлаштыру.  Шул уңайдан узган әдәби чарада китапханәче укучыларны Н.М. Павлованың кыскача биографиясе белән таныштырды. Балалар «Хитрый одуванчик», «Живая бусинка», «Мышонок заблудился» исемле әкиятләрен кычкырып укыдылар. Нина Павлованың китаплары балаларда  үсемлекләргә һәм хайваннарга сакчыл караш тәрбияли, табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтә.


5
март, 2022 ел
шимбә

Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә терроризм һәм экстремизм очракларын кисәтү максатыннан, “Таныш булмаган​ кешеләрдән саклан” темасына буклет эшләнде һәм күзәтү ясалды.

1 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан   “Наркотикларга урын булмасын” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды.  Китап укучылар тематик әңгәмәдә катнашып, анкета сорауларына җаваплар бирделәр.

Алар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.Балалар бакчасында без дә балалар белән төрле җырлы-биюле уеннар уйнарга яратабыз."Наза", "Чума үрдәк-чума каз"."Капкалы". "Ак калач" уеннары безнең балаларның яратып уйнаган уеннары.

Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре  "Замана афәтеннән сакланыйк" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чараның максаты: яшьләр арасында наркоманияне кисәтү буенча эш алып бару, наркотикларга карата нәфрәт уяту, яшь буында сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү. Китапханәдә укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

1 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Татар балалары язучысы Ләлә Гыймадиева иҗаты» буенча әдәби сәгать үткәрелде. Анда «Гөрләвек» клубы әгъзалары катнашты. Чара барышында балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, авторның «Ике әни һәм бер математика» китабыннан хикәяләре кычкырып укылды һәм фикер алышу оештырылды.

1 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә  берләшмәгә йөрүче балалар белән Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан   “Наркотикларга урын булмасын” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды.  Китап укучылар  бик актив әңгәмәдә  катнашып , анкета сорауларына җаваплар бирделәр.

Шул уңайдан, 27 февраль көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре  китапханәгә “Җәүһәр” ансамбленә йөрүчеләрне  “Талы – талы, талы бөгелеп тора” дип исемләнгән кичәгә җыйдылар. Кичәдә халкыбызның онытылып барган кәрҗин үрү йоласы искә төшерелде. Китапханәче кунакларны кәрҗиннәрнең килеп чыгу тарихы,  төрләре, кәрҗиннәр  турындагы кызыклы фактлар белән таныштырды.  Кәрҗин үрү  буенча мастер-класс күрсәтелде.  Әлеге кичә халкыбызның милли йолаларын саклап калу максатыннан үткәрелде.

Гражданлык-патриотик тәрбия бирү юнәлешендә күпкырлы эшләр оештырыла. Бу чараларның асылы - туган илгә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларга дөрес тәрбия бирү өлкәсендә  күптөрле алымнар кулланыла. Соңгы вакытта укыту-тәрбия өлкәсендә яңалык булып килеп кергән информацион технологияләр никадәр алдынгы, отышлы, уңайлы булса да, вакыйгаларны, гадәттән тыш хәлләрне, хәрби конфликтларны, сугышны үз күзләре белән күргән, анда катнашкан ветераннар белән танышу актуальлекне югалтмый.

Май чабу-иң күңелле, шау-шулы, яраткан халык бәйрәме. Май чабу атнасында кешеләр кышны озаталар һәм язны каршы алалар. Бу бәйрәмнең символы булып кояш, коймак һәм Май чабу карачкысы санала. Бүген ,безнең Лесной бакча балалары башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә Май чабу бәйрәмендә катнаштылар. Төрле-төрле уеннар уйнадылар,ярыштылар,ә инде иң соңыннан балалар коймак белән сыйландылар .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International