ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

31 декабрь көнне Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә "Аклык булып җанга иңә Яңа ел шатлыклары " дип исемләнгән бал-маскарад үткәрде. Бәйрәм төрле күңелле уеннар, конкурслар, биюләр, җырлар, кызыклы тамашалар белән үрелеп барды. Конкурсларда катнашучылар истәлекле бүләкләргә лаек булды.

2 нче гыйнвар көнне Татарстан радиосы мөхәррире, шагыйрә, язучы, гаять үзенчәлекле рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Дания Заһретдин кызы Гайнетдинованың туган көне уңаеннан Күкчә авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе эшләнде. Мәдәният хезмәткәрләре аның китапларын укучыларга тәкъдим иттеләр.

29 декабрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җем-җем килә чыршы утлары”дип исемләнгән Яңа ел кичәсе үткәрделәр. Кичә кызыклы-мавыктыргыч уеннар, үзешчәннәр концерты белән үрелеп барды. Тамашачылар һәрбер уенда бик актив катнаштылар.

Очрашуда "Нырсуар, Нырсы җире - шанлы изгеләр җире", "Йөз ел элек..." китаплары авторы Нурания Гыйльметдинова, Олы Нырсы авылы имамы Мансур Хитматов, китапханәче Ләйсән Гыйниятова да катнашты. Фәүзия Бәйрәмова Теләче төбәгенең борынгы тарихы, үзенең иҗаты турында сөйләде, "Баһадиршаһ", "Һиҗрәт", "Гөләйза"  әсәрләренә аерым тукталды. Фәүзия Бәйрәмованың "Баһадиршаһ" әсәренә Нурания Гыйльметдинова да зур бәя бирде. Шунысын да әйтергә кирәк, Олы Нырсы авылы китапханәсендә Фәүзия Бәйрәмованың  китаплары күп булып чыкты. Ул үзе дә бу очрашу вакытында китапханәгә "Гөләйза" һәм "Батырша явы" китапларын бүләк итте.

Кече һәм мәктәп яшендәге балалар өчен Айдар авыл мәдәният йорты каршында Яңа ел каникулларында кызыклы, мавыктыргыч чаралар үткәрелә. 4 январь көнне Айдар авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре төрле яшьтәге балалар өчен «Яңа ел чыршысы янында» дип исемләнгән спорт-уен программасы оештырдылар.​ Балалар, үзара ярыштылар, конкурсларда һәм эстафеталарда актив катнаштылар: «Төз атучы»​ «Кар комы»,​ "Кем тизрәк" уеннарда катнашучылар үзләрен җитез, чыдам һәм хәрәкәтчән итеп күрсәттеләр. Әти-әниләр конкурсантлар өчен бердәм җан атып, аларны алкышларга күмде.

4 гыйнвар көнне Максабаш авылы мәдәният йортында  балалар өчен «Чыршы бәйрәме” уздырылды. Балалар төрле конкурсларда катнашып көч сынаштылар.  Бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызы да чакырылган иде. Балалар кыш бабай белән кар кызына җыр биюгә осталыкларын күрсәтсәләр, алар белән килгән әти әниләр үзләренең Яңа ел теләкләрен җиткерде.
Әлеге чыршы бәйрәмен оештыруда ярдәм күрсәткән авылдашлары- шәхси эшмәкәр Галләмов Сәлим Хатыйм улына олы рәхмәтләрен  җиткерә алар.

4 январь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Ак мамыкларга төренеп, кил син безгә Яңа ел” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үткәрделәр.

4 гыйнварда “Батыр” спорт комплексында Теләче муниципаль районы халкы арасында шахмат һәм шашка буенча Яңа ел турниры узды. Ярышлар 1-11 нче сыйныф укучылары, ирләр, хатын-кызлар, пенсионерлар һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында үткәрелде.

2 гыйнвар көнне, Айдар авылы мәдәният йортында, кышкы каникулларның иң кызган чорында, авыл балалары өчен «Яңа ел чыршысы янында» исемле конкурс-уен программасы узды. Балалар бик теләп чыршы тирәли күңелле уеннар уйнады, биеде, төрле конкурсларда катнашты. 

2 январь көнне  мәдәният йортында олыларныкы “Бәхетеңне сынап кара” дигән исем белән уздырылды.  Кемгә энә, кемгә дөя инде.  Барлык билетлар да отышлы булганлыктан, чыккан бүләкләргә һәрберсе кәнәгать булдылар. Бу чараны үткәрүдә ел саен авылдашыбыз Закиров Илшатт зур ярдәм күрсәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International