Айдар авыл җирлегенә кергән үзешчәннәр катнашында Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗат фестиваленең җирлекләр арасында йомгаклау концерты булып узды. Концерт, күргәзмәләрне оештыруда Айдар авыл китапханәчесе Алсу Фаляхова да актив катнашты. “Балкыш” фольклор төркеме килгән кунакларны татар халкының борынгыдан килгән “Каз өмәсе” йоласы белән каршы алдылар. Фойеда мәдәният, мәктәп, авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр урын алды. Бәйрәм чарасында якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагизовның катнашуы да матур хатирәләр калдырды.
Бу бәйге татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелә. Максабаш авылы китапханәсе дә “Җәлил укулары” бәйгесенә 4 китап укучы белән катнашты.
Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителде. Ул татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, «классик шигърият» дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен оештырыла. Бу бәйгегә үзенең китап укучылары белән берлектә Казаклар авылы китапханәсе дә кушылды.
Ф. Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры, Россиянең атказанган спорт мастеры Марсель Шәрипҗан улы Таһиров кунакта булды. Марсель Таһирович көрәш буенча мәктәпнең материаль базасы белән танышты.
Теләче муниципаль районында Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Таһиров Марсель Шәрипҗан улы булып китте. Ул Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н. Нәҗипов белән районның спорт һәм мәгариф учреждениеләрендә, шул исәптән Баландыш төп мәктәбендә булды. Марсель Таһирович көрәш буенча мәктәпнең материаль базасы белән танышты, шулай ук бадминтон дәресен карап үтте.
Ел фасыллары алмашынган саен табигатьтә яңа киемнәрен кия.Һәркем көз күренешләренә карап соклана,аныңматурлыгын күреп калырга ашыга.Урмандагы агачлар төрле төсләр белән бизәлә:кызыл,сары,яшел,кызгылт-сары төсләргә буяла.Көз –басу-кырларның бушап калган,агачларның яфрак койган,чәчәк-гөлләрнең үз төсләрен үзгәрткән,кешеләрнең кышка әзерләнә торган вакыты.Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Көзге урман” дип исемләнгән фото-бәйге үткәрделәр.Бу бәйгедә берләшмәдә йөрүчеләр катнаштылар. Алар арасыннан иң матур фотолар сайлап алынды.
Очрашу вакытында студентлар үзләренең уку йортлары турында сөйләделәр һәм сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашу бик кызыклы үтте.
Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронга 60 яшь тулу уңаеннан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Чыктым аркылы күпер” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чара барышында берләшмәгә йөрүчеләр язучының тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар, әсәрләренә күзәтү ясалды.
Сауш авыл мәдәният йорты хезмәткәре Гарифуллина А.Г. чарада катнашучыларны Советлар Союзының героик батырлыклары өчен югары исем алган яшь геройлары белән таныштырды һәм пионер-геройларның язмышлары турындагы китаплар белән таныштырды. Балалар кызыксынып китаплар карадылар, сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында төп фикер яңгырады: «Һәр өлкән кеше батырлык кыла алмый, ә балалар батырлыгы икеләтә хөрмәткә лаек!». Без илебездә шундый батырлар яшәве белән горурланабыз!
Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл урамнарына чыгып “Терроризмга һәм экстремизмга каршы бергәләп көрәшик” исемле буклетлар, белешмәлекләр тараттылар. Террорчылыкка каршы янау очрагында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булган вакытта үтәлергә тиешле саклык чаралары турында мәгълүматлар бирделәр. Бу акция дөнья кешеләре җинаятьчел акылның үсүенә юл куймас дигән өмет таратты.