Инвалидлар декадасы уңаеннан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре сәламәтлекләре чикле булган авылдашлары белән очрашып, өйләрендә булып, хәлләрен белеп кайттылар.
Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә, Ел саен ул төрле девизлар астында үткәрелә һәм хәзерге вакытта булган мөһим проблемаларны чагылдыра. Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре «Безнең тормыш - безнең кулларда» дигән акция уздырдылар. Акцияне оештыручылар авылдашларына мәгълүмати буклетлар тараттылар.
Яшьләр өчен "Синең тормышың үз кулыңда" дигән әңгәмә үткәрелде.
Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Җәлил укулары” IV Халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу туры узды. Жюри әгъзалары җибәрелгән видеоязмаларны карап бәя бирде. Халыкара әдәби бәйгегә районыбыздан барлыгы 94 эш кабул ителде. Ел саен уздырыла торган әлеге конкурс сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнүне максат итеп куя. Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез, алдагы бәйгеләрдә дә актив катнашуыгызны көтеп калабыз!
Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Сандык төбе - сары алтын” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Бу чара мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары катнашында үтте. Балалар борынгы көнкүреш әйберләре, аларның кулланышы, элеккеге бизәнү, чиккән әйберләр белән танышты. Укучылар бик игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.
ZOOM онлайн режимында район башлангыч сыйныф укытучыларының «Башлангыч сыйныф укучыларының танып-белү эшчәнлеген үстерү чаралары буларак цифрлы мәгълүмати технологияләр» дигән темага киңәшмәсе узды.
Шәтке авылы китапханәсендә язучы Рауль Мирхәйдаровның тууына 80 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә язучы татар һәм рус телләрендә басылган китаплары урын алды. Китап укучылар китаплары аша язучының тормыш юлы турында мәгълумат ала алалар.
Бөтенроссия экологик диктант үткәрелде. Районыбызның һәр мәктәбе укучылары һәм укытучылары экологик диктантта актив катнаштылар.
"Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясе кысаларында бүген Иске Җөри авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре клуб берләшмәсе белән берлектә, яшьләр арасында наркомания таралуны кисәтү, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан, наркотикларга каршы акция уздырдылар.
Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә “Геометрик фигуралар илендә” дип аталган шөгыль узды. Кечкенәләр төркеме геометрик фигуралар белән таныштылар һәм аларны тирә яктан табарга өйрәнделәр.
Шул уңайдан Баландыш китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре "Кояшкай"балалар бакчасында "Игелеккә китап аша"дигән игелек дәресе үткәрделәр. Балалар «яхшылык» һәм «игелекле эшләр» сүзләренең әһәмияте турында белделәр, «Әкият герое – игелекле яки явызмы? ", "Иң күп яхшы сүз әйтүче" уеннарында актив катнаштылар. "Өч кыз туган"әкиятен яратып тыңладылар, зур канәгатьләнү белән матур, яңа китаплар белән таныштылар.