Олы Мишә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Кәримов Ранил (җитәкчесе Борханетдинова Р. Җ.) Республика күләмендә Буа районы мәгариф бүлеге оештырган "Шәҗәрәләр - нәсел агачы" дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Ранил жюри әгъзаларын «Авылым чишмәләре» дигән проект эше белән таныштырды һәм уңышлы чыгыш ясады. Яхшы нәтиҗәләр көтәбез.
15 нче декабрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унбишенче утырышы узды.
13 декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә районыбыз укучылары арасында “Worldskills Tyulyachi-Junior 2021” ярышлары үтте. Ниндиерәк ярыш иде соң бу? Аның максаты-бөтен дөнья буенча һөнәри әзерлек һәм квалификация статусын һәм стандартларын күтәрү, эшче һөнәрләрне бөтен дөнья буенча халыкара ярышлар уздыру аша популярлаштыру.
Хөрмәтле Теләчеләр! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне - дәүләтебезнең хокукый нигезен төзү көне белән котлыйм!
04 декабрь көнне Арча шәһәрендә 2004-2005 нче елда туган егетләр арасында көрәш буенча Локманов Аглям призына Арча муниципаль районы беренчелеге булып узды. Әлеге ярышта тренер Шәмсетдинов Райнур җитәкчелегендә безнең “Теләче” спорт мәктәбе көрәшчеләре дә чыгыш ясады.
Коррупция - хәзерге заман җәмгыятенең иң кискен проблемаларының берсе булып тора. Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә бүгенге көндә зур игътибар бирелә. Укучыларның игътибарын коррупция проблемасына җәлеп итү максатында, 7 декабрьдә Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Әдәби геройлар ришвәткә каршы” дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Укучыларга танышу өчен вакытлы матбугат чараларыннан мәкаләләр, әдәби әсәрләр тәкъдим ителде, аларда коррупция темасы, бу күренешкә каршы көрәш чаралары, закон бозган кешеләргә нинди җәза янавы турында сөйләнде.
Ришвәтчелек хәзерге көндә илебездәге иң кискен проблемаларның берсе булып тора. 7 нче декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре катнашында “Ришвәтчелеккә без “ЮК” дибез!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.
3 декабрь – Инвалидлар көне уңаеннан Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә инвалидларның өйләрендә булып “Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк” исемле әдәби сәгать үткәрде.
7 декабрь көнне Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре Янгын сүндерү бүлегендә һәм сәүдә нокталарында эшләүче укучыларыбызга яңа китаплар тәкъдим иттеләр.
7 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан олылар арасында Шармыш авылы китапханәчесе "Коррупция юк!" социологик әңгәмә, ә яшь укучылар белән "Без коррупциясез дөнья өчен" дигән әңгәмә үтте. "Коррупцияне туктатыгыз!" исемле буклетлар таратылды. Буклетларда коррупция төшенчәсе, коррупциянең нәтиҗәләре һәм коррупция фактын ачыклаган очракта кая мөрәҗәгать итү турында мәгълүмат тупланды.