ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары белән “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм”-дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга мәдәният хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешенең төшенчәсен ,сәламәтлекне саклауның әһәмиятен аңлаттылар,сәламәтлекне  ныгытучы һәм какшатучы факторлар белән таныштырдылар.Физик күнегүләр белән шөгыльләнү,үзеңнең организмыңны чыныктыру,зарядка ясау,күбрәк хәрәкәтләнүнең нинди зур әһәмияткә ия икәнен һәркем белә.

Бу күренешләр бүген яшьләр арасында киң таралган һәм яшүсмерләр тормышына зур тискәре йогынты ясый.

Олы Мишә мәктәбе директоры Бәширова Н.И. Республика күләм татар телендә иҗат итүче 35 яшькә кадәрле яшь каләм ияләре катнашында XXI тапкыр оештырылучы" Иделем акчарлагы" бәйгесендә драматургия номинациясендә җиңүче дип табылды. Диплом, кубок һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

Максабаш авылы   мәдәният  хезмәткәрләре яшьләр белән Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан  «Телэчем, 30 еллык юбилеен белән»  дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар. Яшьләр  районның оешу тарихы, аның җитәкчеләре, районнан чыккан күренекле шәхесләр белән таныштылар. Чара викторина сорауларына җавап бирү белән тәмамланды.

Яшүсмерләр өчен “Борынгы йолаларның яшьлеге” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Бу кичәдә гореф-гадәтләрне яңартып, кичке уеннарда уйналган татар халык уеннары “Наза”, “Биш пар”, “Йөзек салыш”, “Түгәрәк” уйналды. Бәйрәмебез күмәк биюләр белән тәмамланды. Чарага җыелган яшьләребез әлеге бәйрәмнән яхшы кәеф белән таралышты.

Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Тәмәкесез, спиртлы эчемлексез, наркотикларсыз дөнья” исемле темага күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде.

Китапханәче балаларга хокукларын яклаучы төп документ - Бала хокуклары буенча Халыкара конвенция турында сөйләде. Шигъри формада балалар Конвенциянең төп нигезләре белән таныштылар, "Әдәби геройларның хокуклары" викторинасы ярдәмендә белемнәрен ныгыттылар. Егетләр геройларның нинди хокуклары бозганын ачыкладылар. Чара ахырында балалар бу көнгә әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар һәм рәсемнәр ясадылар, анда алар үз хокукларын һәм бурычларын сурәтләделәр.

"Могҗиза куллар" клубы кысаларында Теләче муниципаль районы «Родник» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә «Тегү эше» юнәлеше буенча дәресләр үткәрәләр. Дәресләр хезмәт тернәкләндерү кабинетында уза. Аның эшчәнлеге гаиләләрне үзмәшгульлеккә мотивацияләүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Теләче балалар китапханәсендә «Балаларның да хокуклары бар» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Россия Федерациясендә бала хокуклары, балалар хокукларын яклау турындагы китаплар тәкъдим ителде. Ул өч бүлектән тора: «Закон һәм хокук дөньясында», «Бала хокуклары» һәм «Китап геройлары нинди хокукка ия». Китап укучыларда әлеге материал зур кызыксыну уятты. Китапханә хезмәткәрләре балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар табарга тырышты.

Максабаш авылы мәдәният йортында да спорт белән бәйле чаралар даими үткәрелеп тора. Авыл яшьләре белән бер рәттән балалар да спорт уеннарында бик теләп катнашалар. Үзара ярышлар да читтә калмый,  һәркем үз көчен сынап карарга тырыша. Берләшмәгә йөрүче балалар шахмат һәм шашка уеннары буенча үзара көч сынаштылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International