Ел саен уздырыла торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган масштаблы чараларның бер өлеше.
Бөек Ватан сугышы фронтларында башларын салганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Җиңү, тормыш һәм тынычлык хакына чәчәкләр, веноклар салдылар. Мәктәп укучылары һәм Шәрмыш авылы үзешчәннәре барысын да бәйрәм белән котладылар, җырлар башкардылар, сугыш турында шигырьләр укыдылар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләренә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Әлеге акция - ул Җиңү көненең бер мәгънәви символы, буыннар хәтерен саклаучы, канкойгыч сугышта җиңү яулаган батырларга, илебез азатлыгы өчен көрәшкән һәркемгә карата тирән хөрмәт билгесе.
Ләкин кеше йөрәгендәге яралар онытылмый. Бөек Җиңүнең тантаналы, бәйрәм көннәрендә дә без шул кырыс елларга, шул каһарман көннәргә кабат-кабат уйларыбыз белән әйләнеп кайтабыз.
Әлеге билгене дөрес итеп тагу һәм беркетү буенча киңәшләр бирелде.
Георгий тасмасы – дөньяны фашизмнан саклап калу өчен һәлак булганнар истәлегенә дан, ветераннарга карата хөрмәт билгесе, Бөек Җиңү өчен горурлык һәм фронт өчен барлык көчләрен биргән кешеләргә рәхмәт хисләрен аңлата.
Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, «Китап хәтерендә сугыш мизгелләре» исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләр укылды. Шулай ук, укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар. Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сугыш чоры балалары мәдәният хезмәткәрләрен шатланып каршы алдылар. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында алар күз яшьләре аша сөйләделәр, әби-бабаларын, әти-әниләрен, фронтта һәм тылда һәлак булган абый-апаларын искә алдылар. Котлау сүзләре өчен алар җылы сүзләр әйттеләр, акыллы тормыш киңәшләрен бирделәр, аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре, аларны онытмаулары, хәлләрен белешеп торулары, күңел җылысы бүләк итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Әлеге сәгать ярдәмендә батырлык, бурыч, намус, җаваплылык, әхлак турында күзаллау формалаштыру, патриотизмнан башка Россияне яңадан торгызу мөмкин түгеллеген аңлату иде. Китапханәчеләр балаларга Ватаныбыз тарихының героик һәм фаҗигале битләре белән таныштырдылар. Ветераннарыбызга, хәрбиләр, Ватанны саклаучыларның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү, һәлак булган геройларның исемнәрен мәңгеләштерү кирәклеген аңлатырга тырыштылар, шулай ук яшь буында Ватанны саклауга әзерлек формалаштыруга ярдәм иттеләр.
Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар куелды. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә, әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк! Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның каһарманлыгы дәвамчыларының хәтерендә, язып калдырган истәлекләрендә саклана.
Әлеге чарада китапханәче Георгий тасмасының тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде, нәкъ менә Георгий тасмасының Җиңү символы һәм бу ике төснең ни икәнлеген аңлатты. Чарада катнашучыларның һәрберсе 9 майда күкрәгендә горурлык белән йөртеләчәк Җиңү символын ясадылар.