ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2021 ел
сишәмбе

Шармыш авыл клубында балалар үсемлекләр һәм хайваннар, гөмбәләр, җиләк-җимешләр, агачлар һәм кошлар, истәлекле урыннар, күренекле шәхесләр һәм язучылар турындагы сораулардан торган викторинада катнаштылар. Мондый төр уеннар балаларда ярыш күнекмәләрен, интеллектуаль үсешне үстерә, алар дус булырга өйрәнә, һәм белемнен зур көчкә ия булуын аңлыйлар.

Малайлар һәм кызлар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, биеделәр, балалар «Соломинка» кебек тәмле конкурста катнаштылар.

   Бәйрәм ахырында уеннарда катнашкан һәр балага шар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

11нче август көнне Баландыш авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан укучы балалар өчен "Әдәби эскәмия" дип исемләнгән чара үткәрелде. Биредә балалар әкиятләр турында төрле сорауларга җавап табып көч сынаштылар һәм күңелле уеннарда катнаштылар. Әдәбият - зур байлык, шуңа күрә дә яшь буыннарга аны җиткерү - безнең бурычыбыз.

Дару үләннәре, чәчәкләр жыелды. Дәвалау үләннәре турында үз белемнәре белән уртаклаштылар.

Безнең "әбиләр «һәм» бабайлар" очрашудан бик зур заряд һәм уңай эмоцияләр алдылар

Музей-ул үзенчәлекле территория, анда гасырлар тирәнлегенә гаҗәеп һәм мавыктыргыч сәяхәт кылына. 10 август көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «борынгы предметлар»дип исемләнгән музей почмагы буйлап экскурсия үткәрделәр. Экскурсиядә «Шаян сәхнә»театр берләшмәсендә шөгыльләнүче яшьләр катнашты.

11нче август көнне Баландыш авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан укучы балалар өчен "Әдәби эскәмия" дип исемләнгән чара үткәрелде. Биредә балалар әкиятләр турында төрле сорауларга җавап табып көч сынаштылар һәм күңелле уеннарда катнаштылар. Әдәбият - зур байлык, шуңа күрә дә яшь буыннарга аны җиткерү - безнең бурычыбыз.

2021 елның 18 августында Башкарма комитет Электрон сәүдә үзәге һәм эшмәкәрлеккә ярдәм фонды белән берлектә Теләче муниципаль районы эшкуарлары маркетплейсларына (электрон мәйданчыкка) чыгу буенча укулар үткәрде. Чара нәтиҗәләре буенча 3 эшкуар электрон мәйданчыкларда урнашуга гариза бирде.


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 нче елның 9 нчы августыннан 11 нче августына кадәр Аксубайда , балаларны сәламәтләндерү белем биру (профильле) үзәгенең, өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габдулгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендәге 2010-2011 нче елларда туган яшүсмерләр командасы футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабында катнашты.

Музей-ул үзенчәлекле территория, анда гасырлар тирәнлегенә гаҗәеп һәм мавыктыргыч сәяхәт кылына. 10 август көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «борынгы предметлар»дип исемләнгән музей почмагы буйлап экскурсия үткәрделәр. Экскурсиядә «Шаян сәхнә»театр берләшмәсендә шөгыльләнүче яшьләр катнашты.

Күзәтүнең максаты-илнең агросекторының ресурс базасын һәм потенциалын , шулай ук авыл хуҗалыгындагы структур үзгәрешләрне бәяләү. Авыл хуҗалыгы санын алуны уздыру федераль , төбәк һәм җирле дәрәҗәләрдә хакимият органнарын авыл хуҗалыгын үстерү фаразын эшләү, агросәнәгать комплексы үсешенең перспектив юнәлешләрен эшләү, азык-төлек иминлеген гамәлгә ашыру мониторингы үткәрү, 2030 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү стратегиясен эшләү өчен кирәкле рәсми статистик мәгълүмат белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, Россия Федерациясе Президентының « 2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указын гамәлгә ашыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International