Бер генә чара да, бер тантана да чәчәкләрсез узмый. Барысы да чәчәкләр ярата. Алар белән бакчалар, парклар, авыл урамнарын бизиләр.
8 август көнне Ачы мәдәният йортында балалар өчен «Чәчәкләрдән дә матуррак нәрсә юк" дигән темага викторина үткәрелде. Уен түбәндәге станцияләр буенча үткәрелде:
“Чәчәк этикеты", балалар этикет турындагы сорауларга җавап бирделәр. «Чәчәк аукционы” тематикасына кроссворд чиштеләр. "Чәчәк калейдоскобы" - чәчәкләр турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара барышында балалар табигатьнең гаҗәеп иҗаты-чәчәкләр турында белемнәрен тулыландырдылар.
7 нче август көнне Теләче урта мәктәбен бик күптәннән тәмамлаган сыйныфташлар очрашты. Сыйныфташлар укыган елларын искә төшерделәр, мәктәп музеена экскурсия ясадылар, күнелләре белән балачакта кунак булдылар.
Аның катнашучылары клуб берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар булды. Кичә бик күңелле үтте! Балалар бирелгән биремнәрне теләп чиштеләр, һәркайсы үз вокаль талантларын күрсәтте.
Субаш авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен саф һавада «Уеннар дөньясында күңелле сәгать» дигән күңел ачу-уен программасы үткәрделәр. Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар, кызыклы һәм күңелле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, интеллектуаль викторинада катнаштылар. Программада катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.
Ләкин бөтен кеше дә бу матурлыкны күрә белмим: төсләрнең күптөрлелеген, күкләрнең, яфракларның суларның үзенчәлеген "карау" һәм "күрү" кешедә тәрбияләнә. Без табигатьтә туганбыз һәм беркайчан да аның белән бәйләнеш өзелми. Бары тик игьтибар белән күрә белү, сизгер күңел генә кирәк.Табигать ул безнең туган йортыбыз! - шуңа күрә без аны сакларга тиешбез. Ни өчен табигатьне кайгырту, чүп-чарны кайда дөрес итеп ташлау турында Кече Мирәтәк авыл балаларына сөйләп үттек.
7 август көнне Теләче үзәк ял паркында "Шатлыгым да, сагышым да булып
син яшисең җанда, Теләчем!" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Әлеге чарада якташ язучыбыз Рашат Низаминың әсәрләрен кычкырып уку оештырылды. Яшүсмерләр бик теләп катнаштылар.
6 август көнне Караширмә авыл клубы каршында эшләуче балалар берләшмәсе белән Иске Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай музеена экскурсия оештырылды. Балалар Тукай турында бик күп мәгълүмат алдылар. Андагы матурлыкка карап сокландылар. Нәни Апушның тормыш сукмаклары белән якыннан таныштылар.
Халык санын алуда катнашучылар – РФдә 1 ел һәм аннан да күбрәк яшәүче даими кешеләр; РФдә 1 елдан кимрәк вакытлыча яшәүчеләр; чит илдә, командировкада, дәвалауда , ялда һәм кунакта РФ гражданнары. Хәтта диңгезчеләр, алар урнашкан читтә Ватан, шулай ук чит ил кешеләре һәм Россия студентлары, укучылар, чит илләрдә.
Халык санын алу вакытында даими яшәү урынын күрсәтергә кирәк. Эшегездән соң сезгә торырга мөмкин булган нәрсәләрне сез кайда төнләсәгез дә саклагыз, кунаклар кабул итегез. Теркәлү урыны яшәү урыны белән туры килмәскә мөмкин, бары тик бер адресны гына атарга кирәк булачак.
18 август көнне Теләче район ял паркында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында, «Чиста булачак " төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырган экологик бәйрәм белән берлектә, Теләче районы беренче сыйныф укучылары, аларның әти – әниләре, класс җитәкчеләре өчен тантаналы чара үткәрелде.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 елның 18 августа 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.