4 август көнне Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында клуб берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар өчен «Китапларны акыллы укыйбыз һәм табигатьне саклыйбыз» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.
"Биредә мин тудым, бу минем туган илем " - Иске Җөри авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән акция шундый исем астында үтте. Акция барышында авыл яшьләре « Без киләчәк төзергә телибез " дигән мини-сораштыруда катнаштылар, анда чара кунакларыннан, иң беренче чиратта, үз авыллары өчен нәрсә эшләүләрен сорадылар. Җаваплар төрле яңгырады: авылда ял паркы булдыру, юллар салу, Мишә елгасы аша күпер төзү, һәм башкалар.
Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен саф һавада «Без дөньяны таныйбыз» дигән күңел ачу-уен программасы үткәрделәр. Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумдылар, кызыклы һәм күңелле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, интеллектуаль викторинада катнаштылар.
4 нче август көнне Теләче урта мәктәбе базасында “Район мәктәпләренең эшчәнлеге : ел нәтиҗәләре, яңа бурычлар, яңа чишелешләр” темасына мәктәп директорлары һәм укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының эшлекле киңәшмәсе узды.
Балалар чарада бик теләп катнаштылар. Алар узләренең осталыкларына тагын бер кат инандылар.
Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Без барыбыз да табигать балалары» дип исемләнгән акциясе оештырылды. Алар чишмә территориясен санитар чистарту буенча экологик өмә оештырып, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, әңгәмә оештырдылар.
Иске Җөри авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Күңелле спорт сәгате» исемле спорт уен программасын үткәрделәр. Программаның максаты: балаларда физик культура белән шөгыльләнүгә карата тотрыклы кызыксыну формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Балалар һәм яшүсмерләр төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар. Бәйрәмдә беркем дә бүләксез калмады. Халык өчен пылау, чәй, коймак әзерләнгән иде.
Узган ял көннәрендә Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән табигатьтә хәрәкәтчән уеннар үткәрделәр. Уеннан балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм энергия заряды алдылар.
2021 елның 01 август көнендә Казаклар авылында яшәүче тыл ветераны Гөлсәрия Габдрәшит кызы Гобәйдуллинага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Гөлсәрия апага Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин да Гөлсәрия апага изге теләкләрен җиткерделәр.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.