Хөрмәтле Теләче муниципаль районы сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тәбрикләүләрне кабул итегез.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан 2021 елның 21 июненнән 2 июленә кадәр икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин
Үзәк авылы китапханәчесе Хаҗипова Ф. А. Россия көне уңаеннан 11 нче июнь көнне Үзәк урта мәктәбендә «Зебра» мәктәп яны профильле лагерында тәрбияләнүче балалар өчен "Минем Ватаным - Россия" дип исемләнгән әңгәмә-күргәзмә оештырды. Балалар рус тарихы битләре буйлап кечкенә генә сәяхәт кылдылар. Китапханәче китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштырды.
Яшьләрь Россия символларының төшенчәләрен искә төшерде, бәйрәмнең тарихы белән танышты.
Бүгенге көндә яшь буын әлеге чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Шул уңайдан үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. авыл фельдшеры Давлетшина Р. белән Иске Җөри мәктәбе каршында эшләп килүче “Ак каен” хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар өчен “Наркомания - төпсез упкынга юл”дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате уздырды. Рузия Мансуровна үзенең чыгышында зарарлы матдәләрнеӊ кешегә һәм аныӊ сәламәтлегенә нинди зыян китерүе турында сөйләде.
11 июнь көнне Россия көне алдыннан Шармыш авыл китапханәсендә балаларда патриотик хисләр тәрбияләү, тарихка кызыксыну уяту максатыннан «Вместе мы большая сила, вместе мы страна Россия» уены уздырылды. Чара Михаил Матусовскийның "Ватан кайдан башлана" сүзләренә язылган җырны тыңлау белән башланды. Балалар “Ватан сүзе нәрсә аңлата?» дигән сорауга җавапларын бирделәр. Аннары катнашучылар Россия тарихы битләренә сәяхәт иттеләр һәм Ватаныбыз турындагы мәкальләрне һәм сүзләрне искә төшерде. Чара "Сезнең Ватаныгыз" электрон презентациясе белән үрелеп барды.
11 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары тарих һәм физика фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Алда сынаулар дәвам итә. Чыгарылыш сыйныф укучылары 18 июньдә биология һәм чит телдән язмача имтихан бирәчәкләр. 21 -22 июнь көннәрендә чит телләрдән телдән сынаулар көтә. 24-25 нче июньдә информатикадан сынаулар үтәчәк. Имтиханнар санитария – эпидемия нормаларын төгәл үтәп үткәрелә. Уңышлар телибез, балалар! Хәерле сәгатьтә булсын!
Әлеге вакыйга рус әдәби теленә нигез салучыларның берсе, бөек шагыйрь Александр Пушкинның туган көне белән дә бәйле. Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәчесе мәктәп яны лагерына йөрүче укучылар белән “Рус шигъриятенең кояшы”дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Катнашучылар А.С.Пушкинның әкиятләрен кычкырып укыды, “Русалочка” әкиятен сәхнәләштерде.
9 июнь көнне Теләче ял паркында үзәк китапханә хезмәткәрләре «Вместе мы большая сила, вместе мы страна» дигән исем астында тематик сәгать, белгечләр катнашында матурлык серләрен ачу буенча мастер-класс һәм кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары арасында «Минем яраткан Россиям» дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе үткәрде. Балаларга Россия көненең тарихы турында сөйләнде, китаплардан өзекләр кычкырып укылды. Буклетлар таратылды. Китап сөюче дусларыбыз үз белемнәрен тагын да киңәйтте һәм яңа белемнәр белән баеды. Чара ахырында рәсемнәр бәйгесендә катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
8 июнь көнне Үзәк авылы мәдәният хезмәткәрләре ,,Зебра"мәктәп яны профильле лагерена йөрүче балалар өчен Пушкин әкиятләре буенча әдәби-уен викторина үткәрделәр. Балалар Пушкин әкиятләре буенча викторинада актив катнаштылар, теге яки бу шигырь юлларының нинди әкиятләрдән булуын, иллюстрацияләр буенча әсәрләрне белделәр, әкият геройларын атадылар.