Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына карата 18 июнь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туган телем – иркә гөлем” исемле чара үткәрде. Китапханәче Гөлфия Мөхәммәтшина китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды.
Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп, тәрбияләү ята. 17 июнь көнне Казаклар авыл китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Әхлак тәрбиясе - үзәк урында” дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар, төрле мәсьәләләр чиштеләр. Чара барышында “Халык авыз иҗаты әсәрләре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү” дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Милләтебезнең сәнгате, гореф-гадәтләре, әхлак кагыйдәләре белән таныштыру балаларны бай рухлы, әдәпле, итагатьле итеп тәрбияләүдә ярдәм итә.
"Табигать- безнең йортыбыз" диеп аталган проект кысаларында Татарстан Республиксының Рус географик җәмгыяте бүлекчәсе педагоглар белән берлектә интерактив ширма әзерләде. Бүген әлеге оешманың җитәкче урынбасары Агарков А.Ю. һәм яшьләр клубы җитәкчесе Фархуллин Р.Ш. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы педагогларына ширманы куллану алымнары турында аңлаттылар. Балалар белән " Бу нәрсә кайда яши, бу әйбер кайда үсә?" диеп аталаган кызыклы һәм эчтәлекле уен уздырдылар.
14 июнь көнне Шәтке авылында милли бәйрәмебез Сабантуй уткәрелде. Сабантуй балалар башкаруында бию белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф. Г. үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Сабантуйның күрке булып, хөрмәтле кунаклары - кыр батырлары булды. Мәйданның үзәгендә көрәш, гер күтәрү, чүлмәк вату һ. б. төр уеннар уйнатылды. Бәйрәм күтәренке рухта узды.
Баландыш төп мәктәбенең « Кояшкай» лагеренда ял итүчеләрнең көне гадәттәгечә иртәнге зарядка белән башланды. “ Безнең лагерьда ....”дигән рәсем конкурсы дәвам итте.Балалар бу көнгә кадәр лагерьдан алган тәэсирләрен кәгазь битенә төшерде. План нигезендә саф һавада хәрәкәтле уеннар һәркемнең күңеленә хуш килде. Соңыннан авылыбыз чишмәләренә культпоход оештырылды
Мәдәният ул халыкның асылы, аның күңел көзгесе, рухы, гүзәллеге, горурлыгы.Бүген без авылыбызның әнә шундый урыннарының берсе китапханә һәм мәдәният йортына юл тоттык. Безне ачык йөзле, мөлаем хезмәткәрләр каршы алды.Китапханәче Миләүшә апа яңа китаплар күргәзмәсе белән таныштырды. Аннан соң халкыбызның борынгыдан килгән “ Калфагым “ , “ Зәлидә”, “ Бишле” уеннарын уйнатты. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. “ Ипекәй” әкиятен сәхнәләштерү балаларга бик тә ошады. Соңыннан күмәк бию оештырылды.Мәдәният - ул иҗади мөмкинлекләр ачу һәм аралашу мәйданы. Зыялы, карашы киң булганнар белән аралашканда, фикерләшкәндә генә җан азыгы, күңел рәхәтлеге, рух сихәтлеге аласың, югары әхлакый кеше булып каласың бит.
Бүген Баландыш төп мәктәбе “Кояшкай” ял лагерында чаралар хәзинә эзләүгә багышланды. Балаларга яшерелгән хәзинәнең картасы тәкдим ителде.Шуның нигезендә төрле каршылыклар аша шул урынга килеп җиттеләр.Иң мавыктыргыч вакыт – хәзинә табылды. Ял итүчеләргә әлеге шөгыль бик тә ошады.
2021 елның 16 нчыиюнендәМамадыш шәһәрендә 2010-2011 нчеелдатуганяшүсмерләр футбол буенча Татарстан Республикасыберенчелегенең3турындакатнаштылар.
Үзәк авыл китапханәсендә китап укучыларны туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, китап укучылар өчен китапханәдә
"Минем туган ягым - һөнәрле як, аның бүгенгесе һәм киләчәге" дигән темага күргәзмә оештырылды, анда туган якны өйрәнү әдәбияты, Гөлбикә Кәримова турында, район, Үзәк бистәсе тарихы турында папкалар тәкъдим ителде.
Күргәзмә янында 15 июнь көнне яшь китап укучылар өчен «Теләче районына 30 ел» исемле викторина үткәрелде. Викторина балаларга туган як турында белемнәрен баетырга, үзенең кече Ватаны турында кызыклы мәгълүмат алырга, Үзәкнең күренекле шәхесләре турында танып-белү белешмәләре алырга ярдәм итте.
12 июнь - Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шул рәвешле үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. Алан авылы китапханәсендә дә Россия көненә багышланган "Иркен минем туган илем" дигән мәгълүмат сәгате уздырылдвы. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру иде.