ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 22 нче июнендә Биектау шәһәрендә 2010-2011 нче елда  туган яшүсмерләр  футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең 4 турында катнаштылар. Безнең районны өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендә Теләче һәм Үзәк урта мәктәпләреннән(Абдуллин Самир, Хәбибрахманов Азат, Ибраһимов Илназ, Мөликов Данияр, Гыйниятуллин Илдан, Бәйрәмов Таһир, Мөхәммәтшин Ралиф,Мортазин Камил, Сәлахов Илсаф, Әхмәтвалиев Әдел, Сәйфуллин Әмир,Зәйнетдинов Самир) егетләр тәкъдим итте.

22 июнь – Хәтер көне.  80  ел элек, 1941 елның 22 июнь көнне Бөек Ватан сугышы башланган. 22 июньдә Россия Федерациясендә «День памяти и скорби»  һәм   «Свеча памяти» акцияләре  үткәрелә.  Сугышта һаләк булган бабаларыбызны искә алабыз,канлы сугыш елларын хәтерлибез. Күкләребез аяз булсын иде. Җир шарында, илебездә һәрвакыт тынычлык булсын иде.Батырлар даны мәнгелек! МӘНмәнгебБатырлар

Хәтер һәм кайгы көне  2021 елның 22 июне - Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы. Нәкъ менә шул көнне 1941 елның җәендә илебез тарихында иң канкойгыч һәм куркыныч сугыш башлана. Бүген Баландыш төп мәктәбе укучылары хәтер һәм кайгы көненә багышланган акциядә катнаштылар. 1941 елның 22 июнендә 4: 00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы башланган .

1 нче июнь көннеТеләче районы Баландыш төп мәктәбе каршында  "Кояшкай" экологик юнәлешле лагере ачылган иде. Башлангыч  сыйныф укучылары  сәламәтлеген дә ныгытты, иҗат, спорт белән дә шөгыльләнде. Лагерь эше  балалар сабантуе белән тәмамланды. Балалар аркан тартышты, күз бәйләп чүлмәк ватты, бүләкләр кисте, йомырка салынган кашыкны кабып йөгерде, башка уеннар уйнады.Һәр бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.Укучылар лагерьга икенче елга да киләбез дип , өйләренә таралыштылар.

Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе. Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар.Шушы максат белән, Баландыш төп мәктәбе “ Кояшкай”  ял лагеренда  21 нче июнь көнне булачак , милли бәйрәм – Сабантуйга бирнә җыйдылар .

Һәр кешенең үз Ватаны бар-ул анда туган һәм барысы да үзенчәлекле, матур аның өчен  туган ягы. Бәлки, чит кешегә барысы да гади тоелыр, ә үз туган ягын яратучы кеше андагы һәр вак-төякне кыйммәтле әйбер итеп  күрә.Авыл табигать белән генә матур димәс идем. Теләсә кайсы урам буйлап узсаң, авылдашларыбыз яши торган зәвыклы, чиста, пөхтә өйләрне күрергә була. Иң биек бина - без укыган мәктәп, сулдан тыкрыкта, авыл үзәгендә-мәдәният йорты, китапханә,үзәктә  кибет, элемтә бүлеге, авыл советы бинасы, һәйкәл. Без Татарстан республикасы  Теләче районы Баландыш авылында яшәвебез белән горурланабыз.

18 июнь көнне җәйге лагерьда иң көтеп алынган, якты һәм күңелле «индеецлар көне» узды. Бу көнне барысы да гадәти булмаган иде: отрядлар һинд кабиләләренә әйләнде. Нәсел юлбашчылары линейкада лагерьның баш юлбашчысына рапорт тапшырдылар. Ә алга таба һинд биюләре, индейцларның законнары һәм багышлау йолалары үткәрелде. Аннан барлык кавемнәр «ярышлар сукмагына»чыктылар. Һәр кабилә 12 этап узарга тиеш иде, шунда ук «иң яхшы костюмлы кабилә» дигән фото-сессия булды.Менә шундый гадәти булмаган көн  булды бүген лагерьда. 

Баландыш төп мәктәбе “Кояшкай” лагеренда ял итүчеләр бүген район үзәгенә экскурсияга юл тоттылар. “Туган авыл” кунакханә-күңел ачу комплексында урнашкан музейга, кечкенә зоопаркка керделәр. Балалар үткән тарихыбызны күрсәтүче экспонатларга карап, сокландылар, кошлар , җәнлекләр белән якыннан таныштылар. Туган авыл” кунакханә күңел ачу комплексы Татарстанның төньяк зонасындагы авыл туризмын үстерүнең пилот проекты маршрутына кертелгән , шуңа күрә ял итүчеләр  анда кечкенә поездга утырып йөрү ләззәтен дә татып карадылар.Соңыннан  паркта төрле уеннар уйнап, күңел ачтылар. Экскурсия һәркем өчен кызыклы һәм файдалы булды.

17-19 июнь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә 2004-2005 нче елгы егетләр-кызлар арасында пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.  “Теләче” спорт мәктәбенә йөрүче Теләче урта мәктәбе укучылары (Нуриева Рената, Галимова Рамиля, Хәкимов Сармат, Абдуллин Әнвәр), Шәтке урта мәктәбе укучылары (Габдуллина Айзидә, Галиева Айзадә, Габделхаев Илхам, Зәйнетдинов Айтуган) тренерлар Зәкиев Ә.Х., Габделхаев Р.Х. улы җитәкчелегендә әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайтты.

Теләче муниципаль районы  укучылары җәйге каникул вакытында туган телне өйрәнү буенча оештырылган республика лагерьләрендә ял итәләр. Бертөркем балалар “ Болгар - Туган тел “  һәм “ Дуслык” лагерьләрендә ял итеп кайттылар. Икенче төркем балалар “ Сәләт” форумы сменаларында итәчәкләр. Җәйге яллар күңелле үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International