ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2021 ел
җомга

3  нче июнь   көнне   Теләче урта  мәктәбендә   чыгарылыш  сыйныф укучылары   рус теленнән     бердәм  дәүләт имтиханы  тапшырдылар.   Алда  сынаулар  дәвам итә.

7 нче июньдә   –  математикадан   профиль буенча  имтихан көтә.   Чыгарылыш сыйныф укучылары 11 нче   июньдә  тарих һәм физикадан   , 15  нчы июнь көнне  җәмгыять белеменнән, 18  июньдә биология һәм чит телдән язмача имтихан бирәчәкләр.  21 -22 июнь көннәрендә чит телләрдән телдән сынаулар көтә. 24-25 нче июньдә информатикадан сынаулар үтәчәк.  31 майда чыгарылыш сыйныф укучылары  химия, география һәм әдәбияттан имтихан яздылар инде. Имтиханнар санитария  – эпидемия нормаларын төгәл үтәп үткәрелә. Уңышлар телибез, балалар! Хәерле сәгатьтә булсын!

Балаларда уңай характер, әти-әниләргә, өлкәннәргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, Казаклар авылы китапханәчесе Олы Кибәхуҗа “Шатлык” балалар бакчасында “Әдәпле бала” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл үткәрде. Китапханәче балаларны сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук бу чарада әдәплелеккә багышланган мәсьәләләр чишелде.

Балалар бик теләп төрле уеннар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар, призлар һәм татлы бүләкләр алдылар. Иң күп китап укыган балалар да, китапханәнең активлары да бүләксез калмады. Бәйрәм балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә күңеленә хуш килде.

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнне, Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында «Укучының мәдәни көндәлеге» республика проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Тантаналы чара кысаларында театрның үзәк фойесында җиңүчеләр өчен анимацион программа, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы чыгышы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләренең котлавы һәм «Изумрудный город» театры тарафыннан әзерләнгән «Правильное МЫШление» спектакле оештырылды.

Төп проектларның берсе булган конкурста җиңү яулаган укучыларга күңелле җәйге каникуллар һәм балалар китапханәсендә онытылмаслык тәэсирләр теләп калабыз!

 

Халыкара балаларны яклау көне безгә, өлкәннәргә, үсеп килүче буынның аерым игътибарга, кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуын искәртергә тиешле бәйрәм.  Шул уңайдан 1 июнь көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен  “Китаплы балачак - күңелләрдә мәңге калачак” дип исемләнгән  уенлы күңел ачу программасы уздырды. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, җәй турында шигырьләр укыдылар, җитезлек һәм зирәклек конкурсларында ярыштылар.  Чарага «Туган телем, әйдә, дус булыйк!» дигән тематик китап күргәзмәсе куелды. Барлык катнашучыларга да бүләкләр бирелде. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Бу юлы китапханәгә яшь укучылар һәм авыл кунаклары килде. Китапханәче балаларны бәйрәм белән котлады, бәйрәмнең тарихын сөйләде һәм җәйне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп уздыруны теләде. "Әкияттә кунакта" дигән бәйрәм "Ромашка" конкурсы белән башланып китте, чөнки ромашка чәчәге тынычлык, гаилә һәм Ватаныбыз символы. Катнашучылар "Геройны тап" әкият викторинасында актив катнашты, балачак турында шигырьләр сөйләде, табышмаклар чиште, геройларның әдәби әсәрләрдән яраткан сүзләрен, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерде. Китапханәдә "Читалия планетасында Балачак утравы" китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Шул уңайдан Иске Карабаян авылы китапханәчесе Демидова Светлана һәм Олы Нырсы авылы китапханәчесе Гиниятова Ләйсән, Олы Нырсы "Кояшкай" балалар бакчасына балаларны бәйрәм белән котларга килделәр. Алар белән төрле уеннар уйнадылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Шул унайдан 1 июнь көнне Максабаш авылы  мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен күңелле уеннар уйнау көне оештырдылар. Әлеге чара жыр, бию, уен-көлке белән үрелеп барды. Барлык балалар уен конкурсларда бик теләп катнаштылар. 

Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын! Бу көнне (1 июнь) Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә зурлап уздырдылар. Алар мәктәп лагеренда йөрүче укучыларга “Балачактан килми китәсе” дигән исем белән бәйрәм оештырдылар. Мәдәният йорты бакчасында төрле уеннар уйнатылды,  ярышлар оештырылды, чәйләр эчертелде. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.


8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан, 2021 елның 10 июнендә 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә һәм 12 территориаль бүлектә эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр" көне узачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International