ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Шармыш авыл китапханәсендә укучылар өчен "Композитор, пианист, дирижер Сергей Васильевич Рахманиновның тормышы һәм иҗаты” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Һәм әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында катнашучылар рус музыкантының тормышыннан һәм иҗатыннан иң кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгаларны белде. Әңгәмә ахырында кунаклар композиторның берничә әсәрен тыңладылар.

Әлеге чара өчен китап күргәзмәсе оештырылган иде, башта балалар язучының биографиясен тыңладылар. Соңыннан алар «Загадки о сказочных героях», «Бюро находок». «Сказочный кроссворд», «Угадай сказку» конкурсларында катнаштылар. Дөрес җаваплар өчен баллар исәпләнде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.

2021 елның 26 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыруда практик ярдәм күрсәтү максатларында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясенең күчмә эше планлаштырыла. Мөрәҗәгатьләр өчен Телефон: 8(843) 567-88-69, 567-89-08.


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Халыкара балалар китабы көненең төп максаты - балаларны әдәбиятның гүзәл дөньясына, китап укуга  җәлеп итү, аның бөтен төрлелеген күрсәтү. Шул исәптән 2 апрель көнне Айдар авыл китапханәчесе “Нурлар” клубына йөрүче балалар катнашында “Китапларның туган көне” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде. Әлеге чарада катнашучылар бәйрәмнең, китапның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, китап укуның ни өчен шулай мөһим булуы турында белделәр,  конкурс биремнәрен үтәделәр, китап турында шигырьләр укыдылар. Чара ахырында кеше тормышындагы китапның роле , нинди китаплар укырга яратулары турында фикерләштеләр һәм уку - файдалы, күңелле, кирәкле, кызыклы шөгыль,- дигән нәтиҗәгә килделәр.

Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х. Андерсен белән бәйле. Бу көнне Иске Җөри  авылы китапханәсенә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче  балалар чакырылды. Алар китапханәче белән "Китап диңгезе буйлап сәяхәт” дип исемләнгән серле китап иленә сәяхәт кылдылар. Китапханәче татар телендә басылып чыккан кызыклы китаплар, балалар язучылары белән таныштырды. Укучылар  ошаткан  китапларын өйләренә укырга алдылар.

Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре клубта оештырылган музей почмагында укучыларга “Үз авылының тарихын һәркем белергә тиеш” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр.

Шул уңайдан, Балыклы һәм Алан авылында берләшмәгә йөрүче балалар өчен "Китапханә-серле дөнья" исемле китапханә дәресе үткәрелде.Иң элек балалар китапханә эшчәнлеге белән таныштылар, балалар язучылары һәм аларның китаплары турында әңгәмә кордык. Апрель ае-Бөек Тукаебызның айлыгы уңаеннан шигырьләр уку оештырылды.Соңыннан балалар уеннарга катнашып җитезлек, зирәклекләрен сынадылар.

Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дәуйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апре­лендәтуган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.Балалар китабы көне уңаеннан Иске Җөри  авыл китапханәчесе Гыйльметдинова Рузалия һәм Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Бадриева Н. Р. балалар өчен кызыклы чара үткәрделәр. Соңыннан аларны кызыклы китаплар белән таныштырдылар, әкиятләр укыдылар.

24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәшү көне буларак билгеләп үтелә. Бу очраклы түгел. Моннан 128 ел элек, нәкъ шушы көнне немец микробиологы Роберт Кох әлеге авыруны китереп чыгарган микроблар - туберкулез таякчыклары табылуын игълан итә. Авылыбыз фельдшеры Давлетшина Р.М. укучылар белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар өчен мәгълүмати презентация тәкъдим итте. Вакцина, прививкалар, флюорография турында аерым тукталып сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International