ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

3 декабрь “Инвалидлар декадасын” Шармаш мәдәният хезмәткәрләре “Без бер-беребезгә кирәк” акциясен үткәрүдән һәм балачак инвалиды Валентина Петровна йортына барудан башладылар. Игътибар шундый кешеләр өчен иң кирәкле нәрсә бит ул. Безнең аралашу дусларча җылы даирәдә узды.  Валентина оптимизмын һәм шат күңеллелеген югалтмый.

Чара барышында балалар Россиядә  Билгесез солдат көненең барлыкка килү тарихы, халыкның сугыш кырларында батырлыгы белән таныштылар. Бу чарага  «Была война, была победа» дигән күргәзмә  әзерләнгән иде. Анда безнең солдатларның батырлыклары турында китаплар тупланган. 

   3 декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан,  китапханә хезмәткәрләре  мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларның өйләренә барып “Бүләк итик йөрәк җылысын” исемле очрашу үткәрделәр. Укучыларны яңа китаплар белән таныштырдылар, истәлеккә китап бүләк иттеләр.

3 нче декабрь – Билгесез солдат көне уңаеннан , Баландыш төп мәктәбе укучылары һәйкәл янында эшләделәр. Алар аның тирәсен кардан  чистарттылар һәм авылның истәлекле такта территориясен тәртипкә китерделәр. Билгесез солдат киләчәк буыннары өчен , Ватаныбызның киләчәге өчен гомерләрен корбан иткән  кеше булып мәңгегә истә калачак. Ул гомерен биргән, исемсез, ул безнең  илебездә яшәүче һәм яшәячәк  һәр кеше өчен туганга  әверелгән.

Балалар бәйрәмнең тарихы, хәрби конфликтларда һәлак булган һәм хәбәрсез югалган, исемнәре билгесез булган Россия һәм совет солдатларының батырлыклары белән таныштылар. Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган солдатларны искә алу йөзеннән шигъри юллар яңгырады. Бу чарага карата «Исемең синең билгесез, батырлыгың - үлемсез» дигән китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде.

Игелеклек атнасы акциясе кысаларында Күкчә авыл клубы, китапханә белән берлектә,  балалар белән " Шәфкатьлелек бизи кешене" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Чара ахырында балалар үзләре уйлап  тапкан, игелекле эшләр санап уйнала торган, яңартылган "Йөзек салыш" уены уйнадылар.

"Кояш җылысы- китапларда" дип исемләнгән акция кысаларында Күкчә авылы  мәдәният хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, 3 нче декабрь көнне мөмкинлекләре чикле булган китап укучыларның өйләренә йөреп яңа китаплар, газета -журналлар белән тәэмин иттеләр.

Ул  Россиядә беренче тапкыр 2014 елның 3 декабрендә билгеләнде. Ватанны саклап һәлак булган билгесез каһарманнарның илебездә һәм аннан читтә әлегә кадәр җирләнмәгән җәсәдләре күп. Әлеге истәлекле көн билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя. Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. 2 нче декабрь көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре , китапханә белән берлектә, балалар белән «Исемең  билгесез, батырлыгың үлемсез» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.

Декабьнең беренче ун көне елның елында инвалидлар декадасы булып санала. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылында  “Мәрхәмәтле йөрәк көчлерәк” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрелде. Бу чараны китапханәче һәм мәдәният йорты директоры оештырдылар.  Авылдагы тумыштан мөмкинлекләре чикләнгәннәр (Салихова Илсияр һәм Хәйретдинова Наилә апалар ) китапханәнең уку залына ,чәй табыны артына чакырылдылар. Мәдәният хезмәткәрләре аларның сәламәтлекләре, көнкүрешләре турында кызыксындылар. Ахырда апаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Шушы әз генә игътибар да инвалид апаларның йөзенә сөенү хисе иңдерде.

Билгесез солдат көненә багышлап Теләче урта мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары белән әңгәмә оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International