ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

3 нче декабрьдән  12 декабрьгә кадәр Бөтенроссия хокук белеме диктанты үткәрелә. Диктантны онлайн режимда юрдиктант.рф  сайтында 14 яше  тулган гражданнар үтә ала. Бөтенроссия хокук белеме  диктантында катнашыгыз һәм сертификат алыгыз.

COVID-19 инфекциясен йоктыру куркынычы югары булган эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, 2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне билгесез вакытка күчерелә.

Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен үткәрүнең яңа датасы турында алдан хәбәр ителәчәк.


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

3 нче декабрь көнне  Теләче урта мәктәбендә  “ Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” дип аталган халыкара  акция үткәрелде. Теләче урта мәктәбенең 7 -11 сыйныф укучылары  халыкара акциядә актив катнаштылар һәм Бөек Ватан сугышы тарихы буенча үзләренең белемнәрен тикшерү максатыннан сорауларга җавап бирделәр.  

Декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Төрле төстәге дөнья» район иҗат конкурсында җиңүчеләрен бүләкләү булды. Баландыш балалар бакчасыннан Йосыпова Зәмирә катнашып, 1 урынны яулады. Диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды.

Рус телен укыту урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә алып барыла. Шуны да исәпкә алырга кирәк, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рус телен укытуда зур уңай мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен эшне 4-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алган төгәл уйланылган методик система нигезендә төзергә кирәк.

1 декабрь көнне Баландыш балалар бакчасының өлкән төркем тәрбияләнүчеләре, тәрбияче Гайнетдинова А.А. «Әкиятләр дөньясында Коррупция»дигән темага коррупциягә каршы тәрбия бирү буенча дәрес үткәрде. Дәрестә балалар үзләре өчен «ришвәт» һәм «вымогатель»дигән сүзләр төшенчәсен аңладылар. Әкият персонажлары белән бергә тормыштан төрле ситуацияләрне карадылар. Коррупция турында видеоролик карадылар.

Бүген Россиядә Ватан Геройлары көне-ул безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата.  Баланыш төп мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Анда  Россия  геройларын: А.Невский, Д. Донский,  Минин һәм Д. Пожарский, А. Суворов, М.  Кутузов, Г.  Жуков һәм Ватанның башка данлыклы улларын искә алдылар. Ватан Геройлары көне-безнең өчен мөһим булган истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройларының нинди батырлыклар кылганын хәтер саклап калу чарасы булып тора. Без каһарман әби-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, ә хәзерге вакытта яшәүче геройларны да хөрмәтлибез.

2 декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан Теләче үзәк  китапханәсендә мөмкинлеге чикле булган китап укучыбыз Миләүшә Шакурованың “ Мин тормышка гашыйк” дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмә  оештырылды. Бу күргәзмәдә аның күңел җылысын биреп башкарган эшләре урын алды. Аның иҗат җимешләрен китапханәгә килеп күрә аласыз. Сатып алу мөмкинлеге дә бар.

Шул максаттан  Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “ Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек”- дип исемләнгән “Билгесез солдат” истәлегенә  обелиск янында мәгълүмәти сәгать  үткәрделәр. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче аларга бу көннең ничек, кайчан барлыкка килүе турында кыскача информация бирде. Ахырдан  укучылар “ Билгесез солдат” истәлегенә обелискка  чәчәк салдылар.

Шул максаттан 1 декабрь көнне  Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Исемең – билгесез, батырлыгың - үлемсез”  дип исемләнгән патриотик сәгать үтте.

Чара барышында  укучыларга билгесез солдатлар каберлегенә күмелгән солдатлар турында мәгълүмәт бирелде, «Хәтер китабы»на күзәтү ясалды.  Ватан хакына башларын салган исемсез геройларны   бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International