Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен, авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтен дөнья җәмәгатьчелеген әлеге авыру турында истән чыгармаска гына түгел, ә бу чирне йөртүче кешеләрне дә түземле булырга чакыра. Һәм, иң мөһиме, планетада яшәүче һәр кеше профилактиканың сәламәтлек өчен көрәштә бик мөһим булуын аңларга тиеш. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Субаш авыл клубында,китапханә белән берлектә, яшүсмерләр өчен "СПИД перед нами" дип исемләнгән тематик әңгәмә узды. "ВИЧ-инфекциясе – ул, иммун системасын зарарлый һәм тарката торган, икенчел инфекция һәм яман шешләрне барлыкка китерүче иммунитет синдромы." – дигән фикергэ килде яшүсмерләр.
Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында үтте.
Көзнең соңгы якшәмбесендә матур һәм изге бәйрәм-Әниләр көне билгеләп үтелә. Иң кадерле бик тә якын кешене сөендерәсе килә! Әни өчен аеруча күңелле бүләк - балаларының мәхәббәтен, кайгыртуын һәм игътибарын күрү. Әни өчен бала кулы белән ясалган бүләк алу күп тапкыр кыйммәтлерәк һәм кадерлерәк.
28 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә ”Күңелле балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән әниләр көненә багышланган “ Әнкәй җирдә иң газиз кеше” исеме астында рәсем конкурсы узды.
Шуларның берсе бар кешенең дә күңеленә якын бәйрәм - Әниләр көне. Бу бәйрәмдә аеруча әниләргә игътибарлы булырга тиешбез. Чөнки әниләр – җир йөзендәге иң изге затлар. Алар бәйрәм көнне генә түгел һәр көнне кадер-хөрмәткә лаек. Шул максаттан 27 ноябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән татар халкының “Өч кыз ” әкияте сәхнәләштерелде.
Әниләр көне – иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе, чөнки безнең һәрберебез дә балачактан хәзерге көнгә кадәр үзенең күңелендә бердәнбер һәм кабатланмас образ – үзенең әнисенең сурәтен йөртә. Әниләр бәйрәме уңаеннан 28 ноябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йорүче укучылар арасында “Минем әни иң матуры” дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурс балалар өчен үзләренең сәләтләрен күрсәтергә яхшы мөмкинлек булып тора.
Наркотикларга каршы көрәш акциясе кысаларында, Алан авылы китапханәсендә югары сыйныф укучылары өчен әңгәмә үткәрелде. Укучылар ярдәмендә авылдашларга тематик буклетлар, кисәтү кәгазьләре таратылды.
“Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар,электрон презентация ярдәмендә һәм китапханәче сөйләве буенча театрның борынгы заманнардан алып хәзерге көнгә кадәр үсеш тарихын тыңладылар. Яшь укучыларыбыз танып-белү викторинасында катнаштылар, “Шалкан” әкиятен рольләргә бүлеп укып һәм уйнап карадылар.
Балалар үзләренең әниләре хөрмәтенә матур җырлар,күңелле биюләр, әкият күренешләре ,үзләренең чын йөрәктән сөйләгән котлау сүзләрен һәм шигырьләрен җиткерделәр. Бәйрәмгә “Ана назы җирдә мәңгелек” дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе дә оештырылды.
Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Әлеге бәйрәмгә багышлап Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче ханымнар белән, “Әнкәйләргә – мәдһия” дип аталган әдәби тематик кичә үткәрделәр. “Әниләр –олуг затлар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Бәйрәм барышында Әниләр бик теләп китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштылар. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.