ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Баландыш авыл китапханәсендә 26 ноябрь көнне әдәби ярминкә үткәрелде. Анда викториналар, конкурслар, рольле уеннар, үзешчән сәнгать номерлары, әдәби яңа китапларны дегустацияләү һәм кунаклар өчен чәй булды. Кунаклар 6-7 сыйныф укучылары иде.

1декабрь көнне Теләче үзәк  китапханәсендә Татарстанның халык язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан “Мин бит гади авыл баласы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының төрле елларда басылып чыккан китаплары, аның турында язылган истәлекләр тәкъдим ителде, әсәрләренә әдәби күзәтү ясалды.

Билгесез солдат көне -Россиядә истәлекле дата, 2014 елдан башлап, ел саен 3 декабрьдә ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә билгеләп үтелә. Шул уңайдан 2 нче декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә Билгесез солдат көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.

29 ноябрьдән  6 декабрьгә кадәр Теләче урта мәктәбе укучылары Халыкара акция “ Географик диктант “та катнашалар. Диктант язу өчен  diktant.rgo.ru сайтында  онлайн үтәргә була. Диктантны барлык теләгәннәр яза ала.Туган илебезне яратырга, аның географиясен, тарихын белергә кирәк. Уңышлар телибез!


1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

1 нче декабрьдә «Разноцветный мир» дип исемләнгән рәсем конкурсларында җиңгән балаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Җиңүчеләр арасында безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Хусаинов Э.дә бар.  Аңа бүләкне бакча мөдире Дәүләтшина А.Н.һәм  “Балалар иҗаты үзәге” җитәкчесе Мәхмүтова З.Ш. тапшырды.

1 нче декабрьдә «Разноцветный мир» һәм  «ГТО глазами ребенка»дип исемләнгән рәсем конкурсларында җиңгән укучы балалар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

3 нче декабрьдә - Билгесез Солдатны искә алу көнендә  Халыкара акция “Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” үткәрелә.

29 ноябрь көнне Баландыш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары һәм география укытучысы Гилазова Э.Р. "Географик диктант" Халыкара акциясендә катнаштылар. Географик диктант Рус география җәмгыяте тарафыннан, җәмгыятьнең Попечительләр советы рәисе, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы белән, 2015 елдан башлап ел саен үткәрелә. Диктант географик белемнәрне популярлаштыру һәм Россия географиясе белән кызыксынуны арттыру максатыннан үткәрелә.

Шәдке балалар бакчасында балалар өчен мөстәкыйль эшчәнлек алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең балаларның яраткан уеннар – мозаика, конструкторлар һәм башкалар.Шулай ук алар рәсем ясарга, китаплар карарга, биергә бик яраталар.

"Бөтендөнья халык санын алуны уңышлы уздыруга ярдәм итегез! Бөтенсоюз халык санын алу – бөтенхалык эше"» "Бер генә торак пункт та , бер генә торак йорт та , бер генә кеше дә халык санын алу вакытында үткәрелергә тиеш түгел», «халык санын алу хезмәткәрләре! Бөтенсоюз халык санын алуны вакытында һәм үрнәк итеп уздырачакбыз". Нәкъ менә халык санын алу безнең җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне даими теркәп бара һәм илдәге социаль-икътисади процессларның картинасын тәкъдим итә. Бу хакта 1979 елгы халык санын алу девизы сөйли. "Халык санын алу материаллары безнең халык казанышларының ачык иллюстрациясе булып тора". Социаль һәм икътисади программаларны планлаштыру өчен нигез буларак исәпкә алу нәтиҗәләре турында 1989 елгы халык санын алу девизы сөйли. Синең халык санын алуда катнашу-илебез планнарының төгәллеге нигезе".


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International